Тавил Хаҗиәхмәтов
Тавил Хаҗиәхмәтов (Тавил Гыйният улы Хаҗиәхмәтов) – рәссам, Татарстан Республикасы Дәүләт флагының сурәте авторы , Тукай бүләге иясе. Тәрҗемәи хәле1936 елның 3 февралендә Татарстан АССРның Саба районы Йосыф-Алан авылында туган. 2007 елда вафат. Казан сәнгать училищесын (мәктәп) (1957), И. Е. Репин исемендәге Ленинград сәнгать институтының графика факультетын (Таранов М.А. сыйныфы) (1963) тәмамлый. Диплом эше – Галимҗан Ибраһимовның “Безнең көннәр” әсәрен рәсемнәр белән бизәү.[3]
ИҗатыМилли мәдәниятнең иң яхшы үрнәкләренә таянып эшли,аны үз иҗаты белән баета. Агачка уеп гравюра ясау ысулын камилләштерә. Кол Гали иҗатын халыкка кайтаруда хезмәте бәһасез. “Халык әйтсә хак әйтә”, “Йосыф-Зөләйха” шәлкемнәре чын халыкчан булулары белән аерылып тора. Ул бизәгән китаплар күп еллар Татарстан китап нәшриятының йөзе булып тора[5]. ХезмәтләреКитап бизәү
Спектакльләргә кием эскизларыГалиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында: Татарстан Республикасы Дәүләт флагыТатарстан Республикасының Дәүләт флагы Татарстан Совет Социалистик Республикасы Югары Советы тарафыннан 1991 елнын 29 ноябрендә кабул ителде. Авторы — рәссам Тавил Хаҗиәхмәтов[7]. ШүрәлеГабдулла Тукайның «Шүрәле» әкият - поэмасына иллюстрацияләр ясый[8]. Мактаулы исемнәре, бүләкләре
Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (1987) - 1981 — 1985 елларда басылган китапларны нәфис-график бизәгән өчен. Искәрмәләр
Чыганаклар
Тышкы сылтамалар
Моны да карагыз
|
Portal di Ensiklopedia Dunia