Шамил Шәрифуллин
Шамил Шәрифуллин, Шамил Камил улы Шәрифуллин, рус. Шарифуллин Шамиль Камильевич (1949–2007) — композитор, педагог, фольклорчы. Татарстанның Тукай премиясе (2005), РСФСРның Д. Шостакович исемендәге дәүләт премиясе (1985) лауреаты. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1992). Казан консерваториясе профессоры (1999), кабинет мөдире. 1974 елдан СССР композиторлар берлеге әгъзасы. Тәрҗемәи хәле1949 елның 13 сентябренда Төрекмәнстан ССР Чарджоу өлкәсе (1992 елдан Ләбап вилаяте) Фәрәб бистәсендә туган. «Баян» белгечлеге буенча Ашхабад музыка укуханәсендә, соңрак Казан музыка укуханәсендә белем ала. «Композиторлык» белгечлеге буенча Казан дәүләт консерваториясен (Анатолий Луппов, Альберт Леман сыйныфы, 1973), Мәскәү дәүләт консерваториясендә ассистентура-стажировка (Тихон Хренников сыйныфы, 1981) тәмамлаган. Хезмәт юлы1976―2001 елларда Казан дәүләт консерваториясендә теория һәм композиторлык кафедраларында эшли, профессор (1999). Музыка теориясен, композицияне укыта. Казан дәүләт консерваториясенең Идел буе халыклары музыкасы кабинеты мөдире[1]. Фольклор экспедицияләрен оештыручы. ИҗатыИҗатының төп юнәлеше — хор музыкасы. Татар музыка этнографиясен үстерүгә зур өлеш кертә. Фольклор экспедицияләре нәтиҗәләрен җыентык итеп бастыра. Күптомлы «Татар халык музыка антологиясе» һәм «Татар халкының традицион китап җыры» җыентыкларын төзүгә зур өлеш кертә. «Мөнәҗәтләр»е Америка, Алмания, Швеция, Финляндия, Болгария, Чехословакия, Ватикан, Румда җылы кабул ителә.
ШәкертләреРөстәм Абязов, Илһам Байтирәк, Риф Гатауллин, А. Кавайкин. Әсәрләре
Хезмәтләре
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Хәтер
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia