Алексей Бурлай
Алексей Бурлай (Алексей Пётр улы Бурлай, русча Алексей Петрович Бурлай) – нәкышчы рәссам, график, мөгаллим, Тукай бүләге иясе. Тәрҗемәи хәле1918 елның 29 июлендә Украина ССРның хәзерге Днепропетровск өлкәсе Покров районы Арестополь авылында туган. 2000 елда вафат. 1933 елда Украинаның Запорожье каласы янындагы Карантинка бистәсендәге кирпеч заводында токарь өйрәнчеге. 1938 елда Запорожье авиация техникумын тәмамлап, конструктор булып эшли. Молотов (Пермь) шәһәрендә, эштән аерылмыйча, сәнгать училищесеның III курсына укырга керә һәм 1940 елда тәмамлый[1]. 1948 — 1962 елларда Казанда яши. “Татрәссам” берлегенең, ССРБ Рәссамнар берлегенең әгъзасы (1950). Рәссамнар берлегенең нәкыш секциясе (1951 — 1953), нәкыш һәм рәсем студиясе белән (1954) җитәкчелек итә, Казан сәнгать училищесында укыта (1950 — 1953). 1962 елдан Волгоград шәһәрендә яши. Бөек Ватан сугышындаБөек Ватан сугышы елларында III Украина фронтының төзекләндерү батальоны командиры; оборона заводында конструктор һәм рәссам булып эшли, «ТАСС тәрәзәләре» («Окна ТАСС») плакатларын чыгара. Иҗаты1950 елларда сынлы сәнгатьнең нәкыш өлкәсендә тематик картина жанрын үстерүдә зур роль уйный. Иҗаты белән Татарстан сәнгатендә социалистик реализм алымының үсешенә өлеш кертә[2]. Петр Сперанский белән берлектә иҗат иткән “ССРБ халыклары дуслыгы” панносын Татарстан АССР хөкүмәте Украина халкына “Украинаның Россия белән яңадан кушылуының 300 еллыгы уңаеннан” бүләк итә[3]. Әсәрләре
1952 елда «Советская Татария» гәҗите өчен хезмәт алдынгыларының портретлары шәлкемен яза: «Надежда Асафова — фанир фабрикасының бригадиры», «1 нче ТЭЦның данлыклы кочегары Әхмәтҗанов», «Ленин исемендәге күн заводының пресслаучысы С. Хәмидуллина» һ.б. «Шәһәр хезмәтчәннәренә — бәрәңге һәм яшелчәләрне күбрәк!», «Терлекчелек җитештерүчәнлеген югарырак күтәрүгә ирешик!» һ.б. плакатлар авторы. КүргәзмәләреЗапорожье шәһәрендә узган күргәзмәләрдә (1947 елдан), бөтенсоюз, бөтенрусия («Совет Россиясе»), төбәкара («Зур Идел») һәм Татарстан АССР рәссамнарының республика күргәзмәләрендә катнаша (1950 еллар). Әсәрләре Татарстанның Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Мәскәүдә, Волгоградта, Красноярскида, Нижгарда, туган ягы Запорожьеда саклана[4]. Мактаулы исемнәре һәм бүләкләреТатарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1957). РСФСРның атказанган рәссамы. Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (1960) — “Беренче нефть” картинасы өчен. ХәтерТуган ягы Запорожьеда музей-галереясе эшли[5]. ИскәрмәләрӘдәбият
Тышкы сылтамалар
Моны да карагыз
|
Portal di Ensiklopedia Dunia