Хәлил Әбҗәлилов
Хәлил Гали улы Әбҗәлилов (1896 елның 29 сентябре — 1963 елның 18 марты) — Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1958), СССРның халык артисты (1957). Тәрҗемәи хәлеХәлил Әбҗәлилов 1896 елның 29 сентябрендә Ырынбур губернасы Шарлык өязе Мостафа авылында туа. Шагыйрь Муса Җәлилнең ике туган абыйсы. 7 яшендә аны мәдрәсәгә бирәләр. 1906 елда, авылда башланган корылык аркасында, гаиләсе белән Ырынбурга күчеп килә. 1914 елда беренче бөтендөнья сугышы фронтларына алына. Сугыш вакытында кыюлыгы өчен ул Георгий медале белән һәм 4 дәрәҗә Георгий тәресе белән бүләкләнә. 1916 елда җилкәсенә пуля эләгеп, госпитальдә ята, шуннан соң өенә кайтарыла. 1918 елдан Хәлил Әбҗәлилов «Ширкәт» труппасында уйный башлый. Гражданнар сугышы елларында фронт театр бригадаларында эшли. 1920-1922 елларда Хивә һәм Бохара татар театрларында, 1923-1924 елларда Әстерхан дәүләт татар театрында иҗат итә. 1924-1928 елларда Бохара дәүләт киностудиясе (хәзер — Үзбәкфильм) фильмнарында уйный. «Үлем манарасы астында» (Корбашы-атаман), «Рәвәт чүл бүреләре» (1928, Абдулнәби бай ролендә), «Икенче хатын», «Кемдә хакимият», «Махау авырулылар» тасмаларында рольләр башкара. Титрларда ул Х. Джалилов дип билгеләнә. 1928 елда Хәлил Әбҗәлилов танылган, тәҗрибәле артист сыйфатында Казанга, Татар академия театрында эшләргә чакыртыла һә гомеренең ахырына кадәр театрдан аерылмый. Хәлил Әбҗәлилов — татар халкының олы талантка ия булган мәшһүр артисты. Ул иҗат иткән образлар үзләренең гадилекләре, табигый лекләре, тышкы яктан беркатлылыклары белән аерылып торсалар да, эчке дөньялары — тирән кичерешләргә бай, ачык фикерле, зирәк шәхесләр. Татарстан театр берләшмәсе җитәкчесе булып эшли, ТАССР Югары Советының 2—4 чакырылыш (1947—1959) депутаты. Артист 1963 елның 18 мартында, Казан шәһәрендә вафат була[3]. Уйнаган рольләр
Бүләкләр
Хәтер
Чыганаклар
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia