Миләүшә Таминдарова
Миләүшә Таминдарова (Миләүшә Әмир кызы Таминдарова) — җырчы, хор җитәкчесе, Казан дәүләт консерваториясе доценты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2007). Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2024). Тәрҗемәи хәле1960 елның 13 маенда Казанда туган. Казан дәүләт консерваториясен (1986), шул ук уку йортында ассистентура (1990) тәмамлаган. Хезмәт юлы
ИҗатыКазан дәүләт консерваториясенең С. Казачков җитәкчелегендәге студентлар хорының хормейстеры булып 6 ел эшли. 1997 елдан опера студиясе хоры оештыра һәм аңа җитәкчелек итә. Әлеге хор башкаруында Россия Милли оркестры (җитәкчесе Михаил Плетнев) белән Г. Геттиның «Жанна һәм чаңнар» (Жанна и колокола) кантатасы, Россия саклану министрлыгы симфоник оркестры (дирижёр Виктор Афанасьев) белән П. Чайковскийның «1812 ел» (1812 год) тантаналы увертюрасы яңгырый. 2000 елда хор Софья Гобәйдуллинаның халыкара музыка фестивалендә катнаша һәм «Аллилуйя» әсәрен башкара. 2007 елда әлеге опера студиясе нигезендә Татарстанның дәүләт камера хорын оештыра һәм җитәкчелек итә. ҖырчыМ. Таминдарова җырчы буларак та билгеле. Репертуарында В.- А. Моцартның «Реквием»ы һәм С-dur мессасы, И. Гайднның «Месса-Терезия»се һәм В-dur мессасы бар. Татар дәүләт опера һәм балет театры белән АКШ, Алмания, Швеция, Чехиядә гастрольләрдә була. Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia