Рада Нигъмәтуллина
Рада Нигъмәтуллина, Рада Хөсәен кызы Нигъмәтуллина (1931 елның 14 апреле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан — 2019 елның 12 октябре, РФ, ТР, Яшел Үзән районы, Васильево) — татар хатын – кызларыннан беренче рәссам - сынчы. Тукай премиясе лауреаты (2007 ел). ССРБ Рәссамнар берлеге әгъзасы (1971). Тәрҗемәи хәле1931 елның 14 апрелендә Казанда туган. Шәриф Камал исемендәге 80нче санлы мәктәпне (1934-1940 елларда – 1 нче санлы) тәмамлый[2]. Казан сәнгать училищесын (1954), И. Е. Репин исемендәге Ленинград сәнгать, скульптура һәм архитектура институтын (1960) тәмамлый. Диплом эше «Миләшкәй»не «бишле»гә эшли. Остазлары — Михаил Аникушин, Садри Ахун. ИҗатыИҗатында Габдулла Тукай шигъриятен, Салих Сәйдәшев музыкасын, татар театрын һәм татар халык авыз иҗатын чагылдыра. «Уеннан уймак», «Беренче сыйныфлар», «Апуш», «Әллүки», «Сара Садыйкова»[3], «Сөембикә» сыннары авторы. Бүләкләре, мактаулы исемнәре
ГаиләсеИре Виктор Рогожин, күренекле сынчы, Татарстанның халык рәссамы.
2019 елның 12 октябрендә каты авырудан соң вафат[4].
Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia