Байрас Ибраһимов
Байрас Ибраһимов, Байрас Надим улы Ибраһимов (рус. Байрас Надимович Ибрагимов, 1953 елның 19 феврале, СССР, РСФСР, Башкортстан АССР, Тәтешле районы, Күрдем) — театр эшлеклесе, актёр, режиссёр, Төрле елларда Туймазы, «Нур» татар дәүләт драма театрларының баш режиссеры. 2021 елдан М. Сеспель исемендәге Чуаш дәүләт яшь тамашачы театрының[d] баш режиссёры. Башкортстанның (2003) һәм Татарстанның (2008) атказанган сәнгать эшлеклесе, Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты (2012). Тәрҗемәи хәл1953 елның 19 февралендә Тәтешле районының Күрдем авылында туа. Урта мәктәп тәмамлаганнан соң, 1975―1979 елларда Уфа сәнгать институтының актерлык факультетында белем ала. Укытучысы — профессор Фәрдүнә Касыймова. 1979―1987 елларда — Салават дәүләт башкорт драма театры артисты. 1988―1989 елларда Мәскәүдә ГИТИС югары режиссерлар курсында (А. Гончаров курсы, РАТИ) белемен камилләштерә. 1989―1991 елларда — Арслан Мөбәрәков исемендәге Сибай башкорт драма театрының, 1991―1995 елларда — Уфа «Нур» татар дәүләт театрының, Сибай шәһәренең «Сулпан» балалар театрының, 1997―2003 елларда — Мостай Кәрим исемендәге милли яшьләр театрының башкорт труппасының, 2007 елдан — Туймазы татар театрының баш режиссеры. 2019―2021 елларда — Уфа дәүләт «Нур» татар театры баш режиссеры[1], 2021 елдан М. Сеспель исемендәге Чуаш дәүләт яшь тамашачы театрының[d] баш режиссёры[2]. Ул рус һәм чит ил классикасы әсәрләре, хәзерге заман авторлары, башкорт һәм татар язучылары һәм драматурглары пьесалары буенча 100 дән артык спектакль куйган[2]. М. Сеспель исемендәге Чуаш дәүләт яшь тамашачы театрында куйган:
2009 елда “Театр язы” фестивалендә, Зөлфәт Хәкимнең “Китәм инде, китәм” әсәрен сәхнәләштереп, Туймазы театры артистлары иң яхшы актерлар ансамбле буларак танылды. 2010 елда Хәзерге заман башкорт драматургиясе республика фестивалендә Флорид Бүләковның “Каћәрле мәхәббәт” мистик драмасы белән катнашып, Туймазы театры — Диплом, Башкортстанның халык артисты Айрат Солтанов — “Иң яхшы ир-ат роле”, режиссер Байрас Ибраћимов “Иң яхшы режиссер эше” номинацияләре белән билгеләнде. Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia