Юрий Федотов
Юрий Федотов, Юрий Степан улы Федотов (рус. Юрий Степанович Федотов; 1938 елның 17 августы, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан — 2008 елның 6 октябре, РФ, ТР, Казан) — театр артисты, Муса Җәлил премиясе, Тукай премиясе иясе. Тәрҗемәи хәле1938 елның 17 августында Казан шәһәрендә туган. 1957 елда В.И. Качалов исемендәге Казан дәүләт академия рус Зур драма театрына кабул ителә, ярдәмче төркемдә уйный башлый һәм театрның әйдәп баручы артистына кадәр үсә. Әлеге театр каршындагы театр студиясен (1961) тәмамлый[2]. 2008 елда вафат. ИҗатыТеатр сәхнәсендә иҗат иткән ярты гасыр дәвамында 200 дән артык, Россия театр сәнгатенең алтын фондына кергән, Татарстанның мәдәни тормышында вакыйга буларак кабул ителгән рольләрдә уйный. Замандашлар образлары тамашачыны намуслы, тугрылыклы булулары һәм артистның ихлас уены белән җәлеп итә. Рольләре
Юрий Федотов: Кайдадыр укыганым бар: туган җирнең икмәген ашарга, туган як чишмәсенең суын эчәргә кирәк дип. Менә шуның өчен дә мин Одесса театрына китмәдем. Кира Муратова чакырса да. Станислав Говорухин чакырса да. Бүләкләре, мактаулы исемнәре
ИскәрмәләрӘдәбият
CылтамаларМоны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia