Камал III
Камал III (2 нче сәхнә псевдонимы, 1 нчесе — Сакмарский), Камал Ситдыйк улы Сәлахетдинов, рус. Салахутдинов Камал Ситдикович (Камал Третий) (1900, Әстерхан — 1968, Казан) — драма артисты, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты (1928-1968). ТАССР (1943), РСФСР (1957) халык артисты. Тәрҗемәи хәле1899 елның 31 декабренда (1900 елның 12 гыйнварында) Әстерхан шәһәрендә тегүче гаиләсендә туган. «Шураи ислам» мәктәбен, Әстерхан татар театр студиясен (1919) тәмамлаган. ИҗатыТатар милли театр сәхнәсенең күренекле осталарының берсе, каһарман холыклы образлар иҗат итүче. Репертуарында әүвәл һавалы-романтик холыклы яшь каһарманнар (Хәлил, Бакый, Шәрәф) булса, соңрак өлкән каһарманнарны уйныйh[2]. 50 еллык иҗат гомерендә 400ләп образ иҗат иткән. Сәхнәдә партнершасы булып һәрвакыт Фатыйма Ильская уйный торган була. Аның уенын Зәйни Солтанов югары бәяли.
Әстерханда уйнаган спектакльләре
Камал театрындагы рольләре
Кызыклы фактӘстерхан татар театрына эшкә килгән Камал I «Сакмарский» псевдонимы белән уйнаучы яшь артист Камал Сәлахетдиновка яңа сәхнә исеме — «Камал III»не тәкъдим итә (Камал I , Камал II була инде — икесе дә Г. Камалның энеләре). Бүләкләре, мактаулы исемнәреИскәрмәләрӘдәбият
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia