Рамил Минханов
Рамил Минханов, Рамил Гаяз улы Минханов (1961 елның 23 декабре, СССР, РСФСР, Иркутск) ― драма актеры, Әлмәт (1987―2020), Тинчурин (2020 елдан) театрлары артисты, Татарстанның атказанган (2000) һәм халык (2012) артисты. Дамир Сираҗиев исемендәге (2008) һәм «Тантана» (2013, 2015) премияләре лауреаты[1]. Тәрҗемәи хәле1961 елның 23 декабрендә Иркутскида туган. Әтисе Гаяз, әнисе Лениза (сәүдә өлкәсендә эшләгән) чыгышлары белән Чирмешән ягыннан. Әтисе хәрби оешмада эшләгәнлектән, аларга гаилә белән ерак җирләргә яшәргә күчәргә туры килә: гаилә башта Иркутскидан Монголиянең Дархан шәһәренә күченә, аннары Татарстанга, Әлмәткә күченеп кайта. Рамил биредә 16нчы мәктәпне тәмамлаган. Укыганда егет гитарада уйный, җырлый, мәктәп ансамблендә катнаша. Мәктәпне тәмамлагач, Әлмәт татар театрына шофер булып урнаша. 1983 елда Рамил Минханов Казан театр училищесының курчак театры артистлары әзерләүче төркеменә укырга керә. Училищены тәмамлагач, аны «Әкият» курчак театрына да, Күчмә театрга да, рус Яшьләр театрына да эшкә чакыралар. Әмма күңелгә Әлмәт театры якынрак була. 1987 елда гаилә Әлмәткә кайта, ирле-хатынлы Әлмәт театрында эшлиләр, сәхнәдә бер-бер артлы соклангыч образлар тудыралар. Һәрчак осталыкка омтыла, һәр образга яңалык кертергә тырыша[2]. 2020 елдан – Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында[3]. Иҗаты
Уйнаган рольләре
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
ГаиләсеХатыны ― Сәкинә Габдрахман кызы Минханова, драма актрисасы, Татарстанның халык артисты (2010). 1982 елда өйләнешкәннәр. Уллары Айвар, киленнәре Эльмира (Яһудина); Айрат. Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia