Рәсимә Гайфуллина
Гайфуллина Рәсимә Риф кызы (4 май, 1964 ел) — театр актеры. 2003 елдан Россия театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы (2003). Башкортстан Республикасының халык артисты (2011). БиографиясеРәсимә Риф кызы Гайфуллина 1964 елның 4 маенда Башкорт АССРының Салават районы Нәсибаш авылында туган. Лаклы урта мәктәбен тәмамлагач, Уфа дәүләт сәнгать институтына укырга керә. Югары уку йортын (Габдулла Гыйләҗев курсы) 1989 елда тәмамлаганнан соң сәнгатьтә башлангыч адымнарын Малаяздагы район мәдәният йортында башлый, «Йөрүзән» халык биюләре ансамбле солисты була. Алга таба аны Яшь тамашачы театрына (хәзер Башкортстан Республикасы Мостай Кәрим исемендәге милли яшьләр театры) эшкә чакыралар. 1991 елдан — Уфа «Нур» татар дәүләт театрында. «Айская» псевдонимы астында да чыгыш ясый. Рәсимә Гайфуллина күп яклы актер, җырлау сәләтенә ия. Иҗадына сәнгатьле һәм психологик чараларны таләпчән, сайлап куллану хас. Спектакльләрдәге төп рольләр
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
ИскәрмәләрЧыганаклар
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia