Хәния Фәрхи
Хәния Фәрхи, Биктаһирова Хәния Фәрхислам кызы (30 май 1960, Салаюа, Башкортстан АССР — 27 июль 2017, Салаюа, Башкортстан) — татар эстрада җырчысы. БиографиясеХәния Фәрхлислам кызы Биктаһирова (кыз фамилиясе Халидуллина) 1960 елның 30 маенда Башкортстан АССРның Тәтешле районы Югары Салаюа исемле кечкенә татар авылында туган. Мәктәпне күрше Бәдрәш авылында тәмамлаганнан соң Мәскәүгә китә. Мәскәү туку училищесында укый, аннары Текстиль институтына һәм параллель рәвештә Ипполитов — Иванов исемендәге музыка училищесына укырга керә. Хәния Халидуллина, Мәскәү түрәләре ничек бетерергә тырышмаса да, таш астыннан диярлек чыккан татар үзешчән музыка коллективында,[1] Пятницкий исемендәге рус хорында катнаша. Музыкаль училищега укырга керү нияте белән, Казанга кайта. Ләкин, имтиханнарга соңга калу сәбәпле, Хәния театр училищесына, Р. М. Батуллин курсына, укырга керергә була. 1985 елда тәмамлый.[2] Драма актрисасы буларак, Хәния Галиева фамилиясе белән 1985-89 елларда Республика күчмә театрында уйный. 1989—1991 елларда Мәскәү өлкә филармониясенең «Бәйрәм» ансамблендә эшли (сәнг. җитәкчесе — Р.Сәйфетдинов). Сәхнә өчен әтисенең исемен кыскартып, Хәния Фәрхи булып чыгышлар ясый. Сүзләрен үзе язган Сагынам сине, Питрәч җыры Хәниянең визит карточкасына әйләнә. 1991 елда Мәскәүдән Чаллыга күченеп китә. Чаллыда «Бәйрәм» исеме белән яңа коллектив оеша, анда Газинур Фарукшин, Әлфис Кыямов кебек җырчылар катнаша. Җырчы үзе Фәрхи - Биктаһирова буларак чыгыш ясый башлый. 2000 елдан Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда эшли, ә 2006 елдан «Бәйрәм» театр-студиясенең сәнгать җитәкчесе була. Соңгы елларда җырчының сәламәтлеге начарлана, 2012 елда ул баш миендә авыр операция кичерә. Моңа зур популярлык белән бәйле йөкләнешләр сәбәп булган. Шуңа бәйле рәвештә артист иҗади карьерасын тәмамларга ниятли, әмма, аның сүзләренә караганда, аны «сәхнә җибәрмәгән». Хәния Фәрхи 2017 елның 27 июлендә туган авылында йөрәк өянәгеннән вафат була. Казан шәһәренең Яңа бистә зиратында җирләнгән. Гаилә хәлеБеренче ире — театр училищесында курсташы, театрдагы хезмәттәше Фәнәвил Галиев. Уртак кызлары — Алия Гәрәева. Кәрим Тинчурин (элекке Күчмә) театрына яңа режиссер килгәч, Хәния Галиева труппадан кыскартыла. Бу аерылушуга бер сәбәп була, чөнки Хәния, кызын алып Мәскәүгә китә. Икенче ире — Чаллы кешесе Габделхәй Биктаһиров (Биектау районында туган). Габделхәй, үз эшен — Чаллы предприятиесендәге баш инженерлык вазифасын ташлап, Хәниянең директоры һәм продюсерына әйләнә. Уртак кызлары — Алсу туа. ИҗатыАеруча танылган җырлары: «Әлдермешкә кайтам әле», «Сагынам сине Питрәч», «Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә», «Онытылыр димә», «Казан кичләре», «Кышкы чия», «Уфа-Казан». «Сагынам сине Питрәч», «Рәхмәтлемен гомеремә», «Уртак яр кирәкми», «Арала бу газаптан» җырларына сүзләр авторы — Хәния үзе. Дискографиясе
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
Хәтер
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia