Ришат Төхвәтуллин
Ришат Төхвәтуллин, Ришат Айрат улы Төхвәтуллин (1989 елның 3 марты, ССРБ, РСФСР, БАССР, Туймазы районы, Карамалы-Гобәй) — эстрада җырчысы (лирик тенор), «Татар җыры» халыкара фестивале лауреаты, Башкортстанның атказанган (2018), Татарстанның атказанган (2019) һәм халык (2024) артисты. Тәрҗемәи хәле1989 елның 3 мартында БАССР Туймазы районы Карамалы-Гобәй авылында туган. Әтисе Айрат Сөләйман улы, механизатор; әнисе Розалия Нурулла кызы, клуб мөдире; абыйсы Ренат (1986), сеңлесе Айгөл (1997). Октябрьскида музыка укуханәсенең хор бүлеген (җитәкчесе Галия Закир кызы Мусина, БР атказанган мәдәният хезмәткәре), Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясенең ялгыз җырлау факультетын (профессор Фәрзәнә Фәтхулла кызы Сәгыйтова, РФ һәм БР атказанган сәнгать эшлеклесе, классы) тәмамлаган (2013). ИҗатыОктябрьски музыка укуханәсенең 4нче курсында укыганда татар һәм башкорт җырын башкаручыларның «Дуслык моңы» төбәкара конкурсында 2нче урынны яулый. 2008 елда «Гәлсәр hандуғас» (Бәллүр сандугач) конкурсында катнашып, «Гармун моңы» җыры белән «Өмет» номинациясендә җиңү яулый. 4нче курстан концертлар белән тамашачы каршына чыга башлый. 2011 елда «Татар моңы» фестивалендә башкорт халык җыры «Элмәлек»не һәм татар халык җыры «Әллүки»не башкарып, 3нче урын ала. Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль лауреаты була. Рәшит Ваһапов фонды директоры Рифат Фәттахов җырчының беренче гастрольләрен оештыра. Үзенең төркеме белән РФ төрле өлкәләрендә елына 130 концерт куя[1]. АльбомнарыБашкарган җырлары
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Гаилә хәле2023 елда өйләнгән.[7] Хатыны Алия Карачурина (Дүртөйле районының Чишмә авылында туган) Казан мәдәният һәм сәнгать университетында укыган. Ришат белән бер коллективта эшли, яшьләр дуэт белән җырлый.[8]. Улы Алим (2024 елның 10 апрелендә туган)[9][10]. Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia