Диләрә Ваһапова
Диләрә Ваһапова, Диләрә Зөфәр кызы Ваһапова (1985 елның 14 сентябре, ССРБ, РСФСР, Ленинград) — татар җырчысы, җырлар авторы, «Мураками» рок-төркеменең җитәкчесе. Татарстанның атказанган артисты (2020). Тәрҗемәи хәле1985 елда Ленинград шәһәрендә дөньяга килә, соңрак Казанга күчә. Казан дәүләт энергетика университетын тәмамлый. 2004 елда «Халык артисты-2» телевизион проектында катнаша. 2004 елда «Мураками» рок-төркеменә керә һәм аны җитәкли. Төркем Сергей Безруков төшергән «Реаль әкият» фильмына музыка яза, 2010 елда «Яңа дулкын» фестивалендә катнаша. Танылган җырлары - "Урал турында", "Нуль километры", "Әкият". 2014 елда "Тавыш" (Голос) дигән телевизион проектта катнаша. Бүләкләре, мактаулы исемнәреИскәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia