Гөлназ Нәүмәтова

Гөлназ Нәүмәтова
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Гөлназ Шәүкәт кызы Нәүмәтова

Туу датасы:

22 декабрь 1980(1980-12-22) (44 яшь)

Туу җире:

ССРБ, РСФСР, ТАССР, Питрәч районы, Ленино-Кокушкино

Һөнәре:

драма актеры

Гражданлыгы:

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

2003 – х. в.

Бүләк һәм премияләр:

ТР атказанган артисты - 2013

Тышкы рәсемнәр
Фотосурәтләре.

Гөлназ Нәүмәтова, Гөлназ Шәүкәт кызы Нәүмәтова (1980 елның 22 декабре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Питрәч районы, Ленино-Кокушкино) — драма артисты, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы (2003 елдан). Татарстанның атказанган артисты (2013).

Тәрҗемәи хәле

1980 елның 22 декабрендә Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылында туган. Әнисе һәм үги әтисе Михаил тәрбиясендә үскән. Ленино-Кокушкино урта мәктәбен, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының режиссура бүлеген тәмамлаган (2003). 2003 елдан Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында хезмәт итә.

Иҗаты

Амплуасы — характерлы образлар. Театрда башкарган беренче роле — Лек Вәлиевның «Париж егете Әлфәнис» комедиясендә Сәвия. Үзенә тапшырылган беренче роле — Мансур Гыйләҗевның «Бала баласы балдан татлы» спектаклендә Нәфисә. Тамашачыга таныткан роле — Туфан Миңнуллиннның «Төш» спектаклендәге Елена (төп роль)[1].

« Әлмәттә яраткан бер артистым бар иде – Дамирә Кузаева. Аңа бу сүзләрне әйткән идем, сиңа да кабатлыйм: «Сакла йөрәгеңне! Нигә моның кадәр бирелеп уйныйсың ?»
»

Телевидениедә (ТНВ) «Җырлап татарча өйрәнәбез» тапшыруын алып барган. Шаян ТВның дубляж бүлегендә эшли, мультфильмнарга тавыш яздыруда катнаша. Күчмә ЗАГСлар, кчә-концертлар алып бара. Новосибирск өлкәсендә Себер татар яшьләре фестивалендә актерлык, сәхнә теле осталыгы буенча дәресләр үткәрә.

Фильмография

Башкарган кайбер рольләре

Гаилә хәле

Аерылган. Улы Әмирхан (2009).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар

Моны да карагыз

 

Prefix: a b c d e f g h i j k l m n o p q r s t u v w x y z 0 1 2 3 4 5 6 7 8 9

Portal di Ensiklopedia Dunia