Нәгыймә Таҗдарова
Нәгыймә Таҗдарова, Нәгыймә Әхмәдулла кызы Әхмәдуллина (Таҗдарова, 23 май 1888, Утар-Аты, Олы Мәңгәр вулысы, Казан өязе, Казан губернасы, Россия империясе — 16 март 1947 (58 яшь), Казан, РСФСР, СССР) — татар театрына нигез салучыларның берсе. Уфа дәүләт татар-башкорт күрсәтмә театры, Камал театры артисты. ТАССР халык (1939), РСФСР атказанган (1940) артисты. Тәрҗемәи хәле1888 елда Казан губернасы Казан өязе (хәзерге Арча районы) Утар-Аты авылында туган. Хезмәт юлы1914 елда «Сәйяр» труппасында эшли башлый. Ватандашлар сугышы елларында (1918-1919) Беренче армия һәм Төркистан армиясе сәяси бүлекләре каршындагы фронт театр бригадаларында чыгышлар ясый. 1922–1926 елларда — Уфа дәүләт Татар-башкорт күрсәтмә театрында (хәзерге М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры). 1926 елның көзеннән Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында. ИҗатыТормышчан, ышандыргыч образлар иҗат иткән зур талантка ия булган күренекле артистка. Каһарманнарының күңел дөньясын бөтен тирәнлеге белән ачып бирә. Ул иҗат иткән образлар нечкә күңелле, нәзакәтле булулары белән аерылып торалар[2]. Уйнаган рольләре
Бүләкләре, мактаулы исемнәреИскәрмәләрЧыганаклар
СылтамаларМоны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia