Хөсәен ЯмашевBu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Хөсәен Минһаҗетдин улы Ямашев (6 гыйнвар 1882, Казан, Казан өязе, Казан губернасы, Россия империясе — 13 март 1912, Казан, Казан өязе, Казан губернасы, Россия империясе) — революцион хәрәкәт эшлеклесе, публицист. Тәрҗемәи хәлЯмашев Хөсәен Минһаҗетдин улы Казанда җитешле гаиләдә дөньяга килгән. Атасы Минһаҗетдин Хәсән улы Сарытау губернасы, Күзнәй өязе, Дәхтәрни (Кече Труев) авылында туган. Яңа Узин шәһәренең икенче гилдия сәүдәгәре. Казанга күчеп, йорт сала (Тукай урамы, 79/8). Хөсәен Мәрҗания мәдрәсәсен, Казан татар укытучылар мәктәбен тәмамлый. 1903 елның гыйнварында меньшевик Ибраһим Әхтәмов йогынтысында РСДРП(б) фиркасенә керә һәм фирканең Казандагы татар бүлекчәсен җитәкли. Татарча сәяси эчтәлекле өндәмәләр, брошюралар («Үрмәкүч һәм чебен», «Беренче адым» һ.б.) авторы һәм тәрҗемәчесе, укытучылар мәктәбендәге һәм Алафузов заводындагы социал-демократик түгәрәкләр оештыручы. Казанда 1905-1907 еллардагы инкыйлаб вакыйгаларында катнаша. 1906 елда Ырынбурга күчә һәм актив сәяси эшчәнлектән сәяси журналистикага күчә. РСДРПның Урал һәм Уфа комитәтләре матди ярдәме белән 1907 елда шәһәрендә татарча беренче революцион мәсләкле (легаль) рәсми Урал гәзитен нәшер итә (рәсми мөхәррире хатыны Хәдичә Ямашева). Гәзит, рәсми кабул ителгән карашларга каршы большевистик түгел, күбрәк меньшевистик төстә булган. Гәзит тыелгач, Х. Ямашев 1907 елның маеннан Казанга кайта. 1911 елда Казан университетының юридик факультетына укырга керә, ләкин тәмамлый алмыйча, 1912 елның мартында 30 яшьтә кинәт үлеп китә. Хәтер
ИскәрмәләрЧыганаклар
Шулай ук карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia