Казан Халыкара аэропортыBu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Габдулла Тукай исемендәге Казан Халыкара Аэропорты яки Казан Халыкара Һава Аланы (рус. Международный аэропорт Казань) - Казан шәһәренең ватандашлар аэропорты. Шәһәрдә тагыда бүтән аэродромнар бар: Казан-"Борисоглебское", КВЗ (Юдино), кече авиация өчен: Коркачык һәм Вишнёвка. Казан Халыкара Аэропорты шәһәрдән 26-28 километрда урнашкан. 2 миллион артык пассажирларга 2017 елда хезмәт күрсәтә. 1979 елда бүгенге урында ачылган. Иске аэропорт Казанның Совет районында 1930-2005 елларда урнашкан иде һәм җирле һава юлларына хезмәт күрсәткән иде. Казан Халыкара Аэропорты 2013 елгы Җәйге Универсиадага туры китереп реконструкцияләнде. 2012 елның 7 ноябрендә 1А терминалы ачылды. 1-нче терминал хәзер яңартып төзелә, ике терминаллар 3 миллион кеше кабул итә алачак. Очып менү-төшү юлы 3750 метрга озынайтылды. Казан-1 вокзалыннан аэропортка тимер юл аэроэкспрессы сафка кертелде. Аэропортка кадәр 97-нче автобус белән барып җитеп була. Казан Халыкара Аэропорты һәртөрле заманча пассажир очкыч төрләре, хәтта дөньядагы иң зур пассажир очкычы Боинг-747 (Кытай илбашы һәм АКШ Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон килүе) һәм Airbus A380 кабул итә ала. 2017 елда Казан һава аланы 4-нче тапкыр рәттән "Россия һәм БДБ иң яхшы төбәктәге аэропорты" булып саналган (Skytrax ширкәте буенча). 2018 елда социаль челтәрләрдә узган тавыш бирү нәтиҗәсендә Казан аэропортына татар халык шагыйре Габдулла Тукай исеме бирелә[4]
Яктылыгы - даими. Очу түгәрәге LL. Юнәлешләр
Эшчәнлек күрсәткечләре
ҺәлакәтләрИскәрмәләр
ЧыганакларТышкы сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia