Иван Пехтелев
Иван Пехтелев, Иван Георгий улы Пехтелев (рус. Иван Георгиевич Пехтелев, 1906 елның 4 апреле, РИ, Сарытау губернасы, Камышин — 1969 елның 30 июле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — әдәбият галиме, филология фәннәре докторы (1956), профессор (1957). Казан университеты журналистика кафедрасының беренче мөдире (1962—1967 елларда). 1965 елдан ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы. Тәрҗемәи хәле1906 елның 4 апрелендә Сарытау губернасы (хәзерге Волгоград өлкәсе) Камышин шәһәрендә туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, 6 ел ташчы булып эшләгән. 1926 елда Н. Г. Чернышевский исемендәге Сарытау дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә. Югары уку йортының 4нче курсында укыганда ук кооператив техникумда рус теле һәм әдәбиятыннан укыта. 1931 елда Сарытау университетын тәмамлый һәм Сарытау педагогика институтына аспирантурага кабул ителә. 1937 елда «А. И. Герцен – әдәби тәнкыйтьче» темасына филология фәннәре кандидатлыгына диссертация яклый. Хезмәт юлы1933—1938 елларда Сарытау, Әстерхан, Нежин педагогика институтларының әдәбият кафедраларында эшли, Әстерхан педагогика институтында кафедра мөдире итеп сайлана. 1939 елда Казанга күчеп килә. 1936—1949 елларда Казан дәүләт педагогия институтында рус һәм чит ил әдәбияты кафедрасы мөдире, КПССның Татарстан өлкә комитеты каршындагы республика фирка мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты, журналистика кафедрасы мөдире. 1959 елда «Рус әдәбияты тарихчысы буларак В. Г. Белинский» темасына филология фәннәре докторлыгына диссертация яклый. Казан дәүләт педагогия институтының әдәбият кафедрасы мөдире булып эшләгәндә, Габдулла Тукайның иҗатын системалы өйрәнүгә һәм бөек татар шагыйрен, татар әдәбияты классигы буларак, ССРБ күләмендә әдәби җәмәгатьчелеккә танытуда зур өлеш кертә. Габдулла Тукайның иҗатына берничә гыйльми хезмәте багышланган («Эстетические идеи в поэзии Г. Тукая» һ. б.). Иван Георгиевич Пехтелев — Казан дәүләт университетында журналистика бүлеген оештыруның башында торучыларның берсе. ТАССР журналистларының чираттагы съездында КДУда Идел буе республикалары өчен журналистлар әзерләүче бүлек ачу кирәклеген дәлилләп чыгыш ясый. 1962 елның 24 мартында РСФСР югары һәм махсус урта белем министры В. Столетовның приказы чыга. 1 июльдә КДУ тарих-филология факультеты составында журналистика кафедрасы һәм бүлеге оештырыла. Иван Георгиевич Пехтелев журналистика кафедрасы мөдире итеп билгеләнә, 1962—1967 елларда әлеге вазифада була. 1947—1959 елларда Казан шәһәрендә рус телендә нәшер ителгән «Литературная Казань» (1958 елга кадәр «Литературный Татарстан») альманахының мөхәррире. ХезмәтләреХезмәтләре XX гасыр башы рус-татар әдәбиятлары багланышларына, рус инкыйлаби-демократик тәнкыйть тарихына, В. Г. Белинский, А. И. Герцен, Н. А. Добролюбов, Д. И. Писарев һ. б. иҗади мирасын тикшерүгә карый. Габдулла Тукай, Сибгат Хәким, Һади Такташ, Әхмәт Ерикәй, Гадел Кутуй, Гомәр Бәширов һ. б. иҗатларына багышланган мәкаләләр авторы.
Бүләкләре, мактаулы исемнәреГаиләсеОныгы Ольга Александровна Пехтелева, Благовещенский собор музее мөдире[2]. Чыганаклар
Әдәбият
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia