Кәбир Бәкер
Кәбир Бәкер — мәшһүр татар драматургы, җәмәгать эшлеклесе. БиографияКәбир Бәкер хәзерге Ырынбур өлкәсенә керә торган Түбән Әҗүрки авылында казак сословиясендәге татар гаиләсендә 1885 елның 25 февралендә туа. Шунлыктан ул үз әсәрләрен “Казак” псевдонимы куеп бастыра. Кәбир Бәкер Казанда 1907-1908 елларда Фатих Әмирхан, Габдулла Тукай һ. б. белән бергә “Әлислах” газетасында эшли. Татар телендә яхшы белем ала, көнчыгыш телләрен камил үзләштерә. Кәбир Бәкернең Казанда берничә әдәби китабы басыла. 1918 елда ул Ташкәнт шәһәрендә Совет хөкүмәте урнаштыруда актив катнаша. 1917 елда “Олуг Төркестан” исемле татар газетасы чыгара. 1920 елларның беренче яртысында Төркестанда совет хакимиятен урнаштыруда катнашкан татар гаскәрләрендә хәрби мулла вазифасын башкара.[1] 1924 еллар тирәсендә кулга алына, ә иреккә чыккач, яңадан Ташкәнткә килә. 1930 елларда, Сталин диктатурасы илдә демократияне бөтенләй юкка чыгаргач, Кәбир Бәкер Ташкәнттән Самарга кайтып урнаша, икътисадчы булып эшли. 1944 елның февралендә Самарда вафат була. ГаиләсеӘтисе Кәрим, Ырынбур округы Нижне-Озерная (тат. Түбән Әҗүрки, Үзарнай) бистәсе мулласы, әнисе Рабига Исмәгыйльҗан Абдулкаһһар бай кызы, Ырынбурда туган. Гаиләдә унөч бала була. Сылтамалар
Әдәбият
Искәрмәләр
Шулай ук карагыз
|
Portal di Ensiklopedia Dunia