Гөлназ Шәйхи
Гөлназ Фирдинат кызы Шәйхи (Шәйхиева) (4.11.1970, Каенсар, Арча районы, ТАССР, РСФСР, ССРБ) — татар журналисты, Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү Идарәсе җитәкчесе. Тәрҗемәи хәле1970 елның 4 ноябрендә Арча районы Каенсар авылында туган. 1988–1993 елда Казан дәүләт педагогика институтының тарих-инглиз теле бүлеге студенты. 1993-1997 елларда Казанның 15-нче татар гимназиясендә тарих һәм инглиз телләре укытучысы. 1997–2002 елларда “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясендә “Дөнья” студиясе әзерләгән “Татарстан авазы” тапшыруының авторы һәм алып баручысы. 2002 елдан Бөтендөнья татар конгрессында БКның матбугат үзәге җитәкчесе. 2011 елдан Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү Идарәсе җитәкчесе. Иҗтимагый эшчәнлеге
Иҗаты«Күңел – дәрья» , «Сыналганнар - сынатмый», «Хәмдүнә Тимергалиева», «Тамырлар / Корни» (2023, ТКН) китаплары авторы. Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia