Хәмдүнә Тимергалиева (китап)
«Хәмдүнә Тимергалиева: истәлек-очерклар, интервьюлар» ― 2020 елда Казанның «Ак Бүре» нәшриятында татар телендә нәшер ителгән әдәби-нәфис басма. Китап өч бүлектән тора. Татарстан АССР (1991) һәм Башкортстанның (2020) халык артисты җырчы Хәмдүнә Сәетгали кызы Тимергалиеваның (1949―2020) тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыручы автобиографик китап. Тарих![]() «Давыл» исемле булыр дип күзалланган китапны җырчы ике ел дәвамында яза.[1]. 65 яшенә өлгертә алмый, 70 яшенә өлгертергә исәпли.[2] Китапны чыгаруда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов матди ярдәм күрсәткән.[3] Китап Лена Шагыйрьҗанның «Җыр ― юлдашым» (Хәмдүнә Тимергалиевага) шигыре белән ачыла. Китап җырчының шәхси архивыннан һәм Интернеттан алынган күп санлы төсле фотосурәтләр белән баетылган. Җырчы үзенең иҗатын күрми кала, 2020 елның 14 сентябрендә вафат була.[4] Китапның төзүчесе ― Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте җитәкчесе Гөлназ Фирдинат кызы Шәйхи. Тиражы ― 1 000 данә. Китапханәләрдә күрсәтелгән бәясе ― 2 050 сум. БүлекләрКитапның беренче (автобиографик) өлешен җырчы үзе язган, икенче өлешендә матбугатта дөнья күргән материаллар, өченче өлештә — иҗатташ дусларының теләкләре, фикерләре урын алган.[5] Беренче бүлек. «Исемдә калганнар»Беренче бүлектә булачак җырчының Башкортстан АССР Борай районы Котлыяр авылында әти-әнисе һәм туганнары янында узган балачагы, туган авылыннан алты чакрымда урнашкан Йомакай авылы мәктәбендәге мәктәп еллары, Уфада урнашкан, Россиянең күп шәһәрләрендә автоматик телефон станцияләрен (АТС) монтажлау һәм сигнализацияләү эшләрен алып баручы трестта эшләү чоры, җырчының әти-әнисе, бертуганнары Ида, Фәнәви, Лилия, Әлфинә турында аерым истәлекләре бар. Стәрлетамакта республика мәдәни-агарту училищесында махсус урта музыка белеме алып, Казанга килү чоры, эшкә урнашу, филармониядән китү авырлыклары ачыктан-ачык сөйләнелә.[6] Шул чорларның фотолары, җыелыш беркетмәләре копияләре, Мактау грамоталары, мактаулы исем бирү турында ТАССР Югары Советы президиумының Почет грамотасы копияләре китерелгән.
Икенче бүлек. «Татар матбугаты Хәмдүнә Тимергалиева турында»Икенче бүлектә Казанда, Уфада, шулай ук кайбер районнарда татар телендә чыгып килгән газета-журналларда төрле елларда басылган очерклар һәм интервьюлар урын алган. Кызыл таң (1984), Социалистик Татарстан (1989), Сөембикә (1994, 2019), Шәһри Казан (2002, 2010, 2019), Алга (Борай районы газетасы, 2003), Безнең гәҗит (2004, 2017), Ватаным Татарстан (2009, 2012), Акчарлак (2010), Халкым минем (2013, 2019), Татар-информ МА (2018), Якты юл (Тукай районы газетасы, 2019), Татарлар (2020) кебек басмаларда күренекле журналистларның (Илдус Илдарханов, Эльмира Шәрифуллина, Роза Мулланурова, Рәмис Аймәт, Алсу Хәсәнова, Рәзилә Рәсим, Камил Кәримов [7], Айгөл Закирова, Ландыш Әбүдәрова, Филүсә Арслан, Илдар Даутов һ. б.) әңгәмәләре, очерклары даими басылып барган. Өченче бүлек. «Җырчы турында хезмәттәшләре, якташлары»Өченче бүлектә хезмәттәшләре, язучы-шагыйрьләр, дуслары, якташларының җырчының юбилей иҗат кичәләрендә әйткән котлау сүзләре, шулай ук истәлекләре урнаштырылган. Алар арасында ― Россиянең, Татарстанның һәм Башкортстанның мактаулы исемнәренә лаек булган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, җырчылар, музыкантлар, композиторлар, нәфис сүз осталары: Әлфия Афзалова, Илһам Шакиров, Фердинанд Сәлахов, Венера Ганиева, Лима Кустабаева, Римма Ибраһимова, Айдар Фәйзрахманов, Ренат Ибраһимов, Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, Фәридә Тимербаева, Роберт Тимербаев, Асия һәм Вәсим Әхмәтшиннар, Георгий Ибушев, Әлфия Юлчурина, Зөһрә Шәрифуллина, Лилия һәм Халит Фатыйховлар, Нәзифә Кадыйрова, Гали Алтынбаев, Наилә Яхина, Рәшит Сабиров, Венера Гәрәева, Фәдис Ганиев, Хәйдәр Сафин, Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, Разил Вәлиев, Зөлфәт Хәким, Нәҗибә Сафина, Шәмсия Җиһангирова, Алмаз Хәмзин, Алия Хәйруллина, Имаметдин Гәрәев, Фәнзия Максютова, Флүс һәм Илһам Шәрифҗановлар, Фәннүр Хәсәнов, Борай районы башлыгы Рөстәм Исхаков, авылдашлары, туганнары. Искәрмәләр
ӘдәбиятСылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia