Армандо Диамантэ
Армандо Диамантэ, Армандо Луиджиевич Диамантэ (псевдоним, [1] [2][3] чын исем-фамилиясе Альберт Нәбиуллин, 1972 елның 11 ноябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Балтач районы, Чепья) ― мәдәният эшлеклесе, 2013 елдан Яр Чаллының «Мастеровые» рус драма театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2023). ![]() Яр Чаллы, Чулман проспекты, 77 Тәрҗемәи хәле1972 елның 11 ноябрендә Татарстан АССР Балтач районы Чепья авылында туган. Инвалид балалар өчен интернатта үскән. [4] 1992 елда Казан дәүләт мәдәният институтының театр факультетына «Режиссура» белгечлеге буенча укырга кергән, 1993 елда Кинематография хезмәткәрләре квалификациясен күтәрү институтына күчеп, аны 1995 елда «Уен киносы» белгечлеге буенча тәмамлаган (РСФСР халык артисты Владимир Меньшов остаханәсе). [5] 2009 елда ТИСБИ юридик факультетын «бик яхшы»га тәмамлаган. Хезмәт юлы1992-1998 елларда – Мәскәүнең 2×2 каналында «Ты у меня одна» (Син минем бергенәм) тапшыруы авторы. 1998 елдан 2004 елга кадәр — реклама өлкәсендә эш. 2004-2005 елларда – «Татнефтепродукт» холдинг компаниясенең маркетинг бүлеге башлыгы, «Татнефтепродукт-медиа» агентлыгын оештыручы һәм җитәкчесе, «Ширкәт дусты» (Друг компании) бонусын кертүче. [5] 2005 елдан 2013 елга кадәр — «Эфир» телеканалының Яр Чаллыдагы филиалы җитәкчесе. [6] 2012 елдан 2014 елга кадәр — «Мәдәни шәһәр» (Культурный город) шәһәр проекты җитәкчесе, [7] Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең мәдәният буенча киңәшчесе. Әлеге вазифада ике ел буе иҗтимагый башлангычларда шөгыльләнгән булган. [8] 2013 елдан – «Мастеровые» рус драма театры директоры.[9] 2020 елда Яр Чаллы шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең (БСМП) түләүле бүлеге мөдире булып эшләгән. [10] Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Шәхси тормышыГаилә хәле – өйләнмәгән. Буш вакытта китап укый, [13] шахмат уйный, интеллектуаль кино карый һәм мәдәни чараларда катнаша. Моннан тыш, психология һәм психиатрияне өйрәнә. Шәһәрдә фатиры, Минзәлә районы авылында йорты бар. [14] Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia