Башкортстан Республикасының атказанган артисты
Башкортстан Республикасының атказанган артисты (рус. Заслуженный артист Республики Башкортостан, ингл. Honored artist of the Republic of Bashkortostan) — Башкортстанда кабул ителгән мактаулы исем. Әлеге исем бүләкләнүченең республика мәдәнияте үсешенә керткән зур өлешен һәм республиканың күпмилләтле халкы алдындагы казанышларын тануның иң югары чагылышы булып тора. «Башкортстан Республикасының атказанган артисты» исеменә лаек булган затларга күкрәкнең уң ягына беркетелүче күкрәк билгесе тапшырыла. Нигезләмә«Башкортстан Республикасының атказанган артисты» мактаулы исеме киң җәмәгатьчелек тарафыннан танылган, югары сәнгать үрнәге дип саналырдай образлар, спектакльләр, кинофильмнар, концерт, эстрада, цирк программалары, музыкаль, телевизион һәм радиотапшырулар иҗат иткән, сәнгать өлкәсендә 10 ел һәм аннан артыграк хезмәт итүче югары осталыкка ия булган артистларга, режиссерларга, балетмейстерларга, дирижерларга, хормейстерларга, музыкаль башкаручыларга һәм башка сәнгать әһелләренә бирелә. «Башкортстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирүгә тәкъдим итү һәм билгеләнгән үрнәктәге Бүләкләү кәгазе Башкортстан Республикасы Башлыгы каравына кертелә. «Башкортстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исемгә лаек булган кешеләргә Башкортстан Республикасының Мактаулы исем бирү турында грамотасы һәм «Башкортстан Республикасының атказанган артисты» дигән күкрәк билгесе тапшырыла. «Башкортстан Республикасының атказанган артисты» күкрәк билгесе күкрәкнең уң ягында йөртелә. Тарих«Башкортстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исем турында Нигезләмә Башкортстан Республикасы Президентының 1996 елның 18 апрелендәге ПУ-228 номерлы Указы (2008 елның 27 июнендәге редакциясендә) белән расланган. Башкортстанның атказанган артистлары
Автоматик исемлек
Искәрмәләр
СылтамаларМоны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia