Зәкия Әхмәрова
Әхмәрова Зәкия Абдулла кызы (13 март 1919 ел — 22 июнь 2006 ел) — театр актеры. 1940—1990 елларда Салават башкорт дәүләт драма театры актеры, театрга нигез салучыларның берсе. 1953 елдан ССРБ Театр эшмәкәрләре берлеге әгъзасы. Башкорт АССР-ының атказанган артисты (1958). БиографиясеЗәкия Абдулла кызы Әхмәрова 1919 елның 13 мартында Уфа губернасының Бәләбәй өязе[1] Яңа Янбәк авылында туган.
2006 елның 22 июнендә Салават шәһәрендә вафат була. ИҗатыЗәкия Абдулла кызы үзенең иҗат гомерендә дистәләгән ачык образлар тудыра. Бик күп спектакльләрдә төп рольне башкара, шул исәптән:
Һәдия Дәүләтшинаның «Ыргыз» романы буенча (Лек Вәлиевның шул исемле спектакле) — Рәхимә. Шулай ук чит ил язучылары әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә уйный (Химонкори «Ганга кызы», Рабиндранат Тагор «Һәлакәт»). Рольләрен һәр чак милли сызык белән үреп алып бара һәм нечкә хис, тирән психологизм белән башкара. Чыңгыз Айтматов, Әсгать Мирзаһитов, Мөхәммәт Хәйдәров әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә ана образларын, капма-каршы юнәлешле булуларына карамастан, ачык һәм тамашачы күңеленә үтеп керерлек итеп ачып бирә. Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
ИскәрмәләрӘдәбият
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia