Айбулат Рәхмәтуллин
Рәхмәтуллин Айбулат Дәүләтбай улы (12 май 1967 ел) — курайчы, мәдәният хезмәткәре. Нефтекама дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе. Башкортстан Республикасының халык артисты (2014), БиографиясеАйбулат Дәүләтбай улы Рәхмәтуллин 1967 елның 12 маенда Башкорт АССР-ының (1993 елдан Башкортстан) Бөрҗән районы Нәби авылында күренекле курайчы һәм танылган җырчы, БАССР-ның атказанган мәдәният хезмәткәре Дәүләтбай Абдрахман улы Рәхмәтуллин (1937) гаиләсендә туган. Бала сагынан башкорт халык җырларын һәм үзенчәлекле курай моңнарын тыңлап үсә. Атасы өлгесендә курайда уйнарга өйрәнә, мәктәп елларында төрле сәхнәләрдә даими чыгыш ясый. Билгеле көйләрдән алып аз башкарылганнарына кадәр курайда яңгырата, елдан-елга үзенең осталыгын арттыра һәм шомарта бара. Шуңа да алдан «кем булырга» дигән уй аның башына да инеп чыкмый. Сигезенче сйныфны беткәч тә Уфа сәнгать укуханәсенә юллана. Аның «курай» класын 1986 елда тамамлагач, Бөрҗән районы мәдәният йортының курайчылар ансамбле җитәкчесе булып үзаллы хезмәт эшмәкәрлеген башлый. 1994 елда Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлый.
Айбулат Рәхмәтуллин — курайчыларның төрле кимәлдә үтә торган узыш—конкурсларының актив катнашучысы. Русиянең төрле төбәкләре һәм бик күп шәһәрләреннән тыш Испания, Төркия, Италия һәм Украинада уңышлы чыгыш ясый. Аның репертуарында башкорт халкының 200-гә якын озын һәм бию көйләре бар. Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре![]()
Вакытлы матбугатта
Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia