«Яшьлек» |
баш. «Йәшлек» |
Tөр |
яшьләр өчен
|
---|
|
Нигезләнгән |
1925
|
---|
Публикацияләр туктату |
1941-1945
|
---|
Төп офис |
450079, БР, Уфа, Октябрьның 50 еллыгы урамы, 13.
|
---|
Тиражы |
7 884 (2021) 8 922 ↗ (2022, гыйнвар)[1]
|
---|
|
Веб-сайт: http://www.ye02.ru/ |
Бу атаманың башка мәгънәләре дә бар, моны карагыз:
Яшьлек.
«Яшьлек» (баш. «Йәшлек») — Башкортстан яшьләре газетасы.
Тарих
«Яшь юксыл» (1923), «Башкортстан яшьләре» (1925), «Ленинчы» (1930) газеталары варисы.
1990 елның гыйнварыннан хәзерге исеме белән басыла.
БР башкаласы Уфада башкорт телендә атнасына ике тапкыр нәшер ителә.
Оештыручысы: БР хөкүмәте каршындагы Матбугат, нәшрият һәм полиграфия эшләре буенча идарә.
Баш мөхәррире: Артур Хәсән улы Дәүләтбәков.
Эчтәлек
Газета битләрендә республикада һәм аннан читтә барган иҗтимагый-сәяси вакыйгалар, сәясәт, икътисад, эшкуарлык мәсьәләләре яктыртыла, җәмәгать тормышының төрле яклары турында мәгълүмат бирелә, яшьләр проблемалары чагылыш таба. Газета мәкаләләре БР территориясендә яшәүче башкорт һәм башка халыкларның тарихына һәм мәдәниятенә, аларның йолаларына һәм гореф-гадәтләренә ихтирамлы булырга чакыра.
Рубрикалар
- Республиканың алдынгы хезмәтчәннәре турында
- Ел эшкуары
- Хезмәт кешесе
- Авылым — язмышым
- Игътибар: Алдынгы тәҗрибә
- Замандаш
- Сәламәт тәндә — сәламәт рух
- Илнең киләчәге — яшьләр кулында
- Яшьләр хәрәкәте һәм ил тарихы
- Студентлар тормышы һ. б.
Тышкы сылтамалар
Искәрмәләр