Бу терминның башка аңлатмалары да бар, аларны карау өчен
Сабитов битенә күчегез.
Нариман Сабитов (Нариман Гыйләҗетдин улы Сабитов) – композитор, дирижёр. БАССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1961). Г.Сәләм (1968), Салават Юлаев (1972, вафатыннан соң) премияләре лауреаты. ССРБ композиторлар берлеге әгъзасы (1951).
Тәрҗемәи хәле
1925 елның 11 гыйнваренда Казанда, Татар драма театры артисты Гыйләҗ Сабитов гаиләсендә [2] туган. 1932 елдан Уфада. Мәскәү дәүләт консерваториясендә (В. Белый сыйныфы) (1944-1948) укый, композиторлык (А. Александров сыйныфы) һәм дирижёрлык (И. Дружинин сыйныфы) сыйныфларын тәмамлый (1953). 1954 елдан Уфада опера һәм балет театрында баш дирижёр вазыйфасында (1960-1969, дирижёр)
46 яшендә Севастопольдә гастрольләрдә чакта вакытсыз дөнья куя.
Иҗаты
Беренче һөнәри милли композиторларның берсе буларак, театр, симфоник, камера-вокал, ансамбль өчен һәм хор музыкалары үсешенә зур өлеш кертә. Н. Сабитов башкорт һәм татар фольклорына мөрәҗәгать итеп, заманча һәм классик композицияләр иҗат итә. Иҗатында бигрәк тә балет зур урын алып тора. Шулай ук җыр жанрында күп эшли: татар һәм башкорт шагыйрьләре сүзләренә язылган 200 җыр һәм романс авторы.[3]
- «Мыексыз тылсымчы» (Безусый волшебник) (Уфа, 1967).
- «Дуслык» (Дружба) (Xөсәен Әхмәтов белән бергә; Уфа, 1954, 2- ред. — «Тау бөркете» (Горный орёл), 1959)
- «Буратино» (Уфа, 1960)
- «Гөлнәзирә» (Гюльназира) (Уфа, 1963)
- «Мурзилка-космонавт» (Уфа, 1964)
- «Яратам сине, тормыш» (Люблю тебя, жизнь) (Уфа, 1967)
- «Айгөл иле» (Страна Айгуль) (Уфа, 1971)
Оратория-хор әсәрләре
Камера-вокал әсәрләре
- «Күзләреңә карыйм» (Гляжу в глаза) вокал шәлкеме, 1965
- Башкорт һәм татар шагыйрьләре сүзләренә җыр һәм романслар, 1971
- «Язгы җырлар» (Весенние песни), «Сөю җырлары» (Песни любви) , 1968
Камера-инструменталь әсәрләре
- Эскрипкә һәм оркестр өчен концерт (1951, 1959, 1965)
- Фортепьяно һәм оркестр өчен концерт (1958)
- Фортепьяно өчен 7 көй (Семь наигрышей для фортепиано), 1965
- Фортепьяно өчен кереш көйләр (Прелюдии для фортепиано)
Симфонияләр
- Оркестр өчен «Героик поэма» (Героическая поэма) (1950)
- Оркестр өчен «Ау» (Охота) (1955)
- Оркестр өчен «Яулык турында поэма» (Поэма о платке) (1961)
Дирижёрлык иткән спектакльләре
- «Патша кәләше» (Царская невеста) Н.А. Римский-Корсаков
- «Трубадур» Дж. Верди
- «Кармен» Ж. Бизе
- «Акбүзат»
- «Замандашлар»
- «Эсмеральда» балеты, Ч. Пуньи
- «Лакме» балеты, Л. Делиб
- «Өмет яры» (Берег надежды), А.П. Петров[4]
Гаиләсе
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Хәтер
- Уфадагы 1- музыка мәктәбенә исеме бирелгән.
- Н. Сабитов исемендәге халыкара ачык музыкант-башкаручылар конкурсы оештырылган (1995)[6]
Чыганаклар
- «Татарский энциклопедический словарь» Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999
- «Татарская энциклопедия» Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-14
Сылтанмалар
Моны да карагыз
«Тау бөркете» балетына кереш (музыканы тыңларга)
Искәрмәләр