Википедиядә
Әбүшахманов фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар.
Ринат Әбүшахманов, Ринат Әхтәм улы Әбүшахманов (баш. Ринат Әхтәм улы Абушахманов, 1980 елның 31 августы, СССР, РСФСР, БАССР, Уфа) – балет артисты, балетмейстер, хореограф. Башкортстан Республикасының атказанган артисты (2008).
Тәрҗемәи хәле
Уфада туган. Уфа хореография укуханәсен (Ш. Терегулов сыйныфы) (1998), Петербургта А. Ваганова исемендәге Рус балеты академиясенең хореография факультетын (Г. Алексидзе сыйныфы) (2008) [1] тәмамлаган.
Италия (2003, 2004, 2011), Мисыр (2003, 2005), Португалия (2005), Таиланд (2006, 2008), Мексика (2009), Алмания (2011), Чехия (2011), Латвия (2011), Финляндиядә (2011) гастрольләрдә була.
1998 елдан Уфада опера һәм балет театры труппасында. Әлеге театрның гамәлдәге репертуарында, премьераларында, концерт программаларында, юбилей кичәләрендә даими катнаша. 2008 елдан театрда куючы хореограф, куючы режиссёр, репетитор-педагог буларак та иҗат итә.
Иҗаты
Репертуар
Уфа опера һәм балет театры
- «Артык саклану» (Тщетная предосторожность) П. Гертель — Марцелина
- «Жизель» А. Адан — Альберт, Ганс
- «Корсар» А. Адан — Сәет-паша
- «Пахита» Л. Минкус — Люсьен
- «Дон Кихот» Л. Минкус — Базиль, Гамаш
- «Баядерка» Л. Минкус — Солор, Бөек брамин
- «Зәңгәр Дунай» (Голубой Дунай) И. Штраус — Франц, Франт
- «Шопениана» — үсмер шагыйрь
- «Аккош күле» (Лебединое озеро) П. Чайковский — Зигфрид, Па-де-труа
- «Йокыга талган гүзәл» (Спящая красавица) П. Чайковский — Дезире, Фея Карабос
- «Щелкунчик» П. Чайковский — Дроссельмейер, француз һәм һинд курчагы
- «Бакчасарай фонтаны» Б. Асафьев — Гәрәй
- «Ромео һәм Джульетта» С. Прокофьев — Ромео, Парис
- «Көлгенә» (Золушка) С. Прокофьев — Принц, бию укытучысы, рус биюе
- «Торна җыры» (Журавлиная песнь) Л. Степанов, З. Исмәгыйлов — Юмагул, Арсланбай
- «Аркаим» Л. Исмәгыйлова — Самбулат
- «Прометей» Р. Сабитов — Зевс
- «Алтын ачкыч сере» (Тайна золотого ключика) Н. Сабитов — Пьеро
Куйган спектакльләре
Уфа опера һәм балет театры
- 2008 «Том Сойер» П. Овсянников
- 2010 «La marionnette» И. Стравинский музыкасына
- 2011 «Җиде гүзәл» (Семь красавиц) К. Караев
- «Боз һәм ялкыннан коктейль»
- 2008 «Мадам Баттерфляй» Дж. Пуччини операсында пластика күренешләре
- 2010 «Классика булмаган дивертисмент (Неклассический дивертисмент)»
- «Лирик дуэт» А. Норт музыкасына
- «Ямайка румбасы» А. Бенджамен музыкасына
- «Диңгездән» (Из моря) Э. Марриконе музыкасына
- «Кадакланганнар» (Скованные) Т. Вейтс музыкасына бию миниатюралары
- «Rudi – never off...» балетмейстер[2]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз