Википедиядә
Үтәшев фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар.
Хөрмәтулла Үтәшев , Хөрмәтулла Газзали улы Үтәшев (баш. Хөрмәтулла Ғәззәли улы Үтәшев , 1959 елның 23 ноябре , СССР , РСФСР , БАССР , Хәйбулла районы Солтангуҗа (Таштугай) ) – драма театры артисты, куючы режиссёр. БР (1995) һәм РФ (2008) халык артисты. С. Юлаев премиясе (2002) лауреаты. «Алтын битлек» премиясе номинанты (2008).
Тәрҗемәи хәле
1959 елның 23 ноябренда БАССР Хәйбулла районы Солтангуҗа (Таштугай) авылында туган. Стәрлетамакта мәдәни-агарту укуханәсен, Уфа сәнгать институтын (Ф. Касыймова курсы ) (1986 ), БАГСУ (2005 ) тәмамлаган. Сарытауда химия гаскәрләрендә хәрби хезмәттә була.[ 1]
«Иҗади чакыру» хәйрия чарасында (2014 ) катнаша.
Иҗаты
«Чыңгызхан сере» фильмының постеры
Күпчелек уйнаган рольләре — романтик рухтагы, каршылыклы холыклы каһарманнар. Шулай ук көлкеле рольләрне дә фарс һәм гротеск тирәнлегендә оста башкара. «Хатынымның исеме Морис» (Р. Шарт), «Алдан түлим» (Н. Птушкина), «Бенжамент институты» (Якоб фон Гунтен , Р. Вальзер), «Маугли» (Р. Киплинг) әсәрләрен тәрҗемә итә.[ 3]
Уйнаган спектакльләре
«Утлы өермә» Ә. Мирзаһитов — Айтуган (дебют , 1986 )
«Башкорт туе» — Юлдыбай
«Ай тотылган төндә» М. Кәрим — Акъегет, Ырыскол би
«Салават. Өн аралаш 7 төш» М. Кәрим — Салават
«Төнге кунак» Ф. Богданов — Мәлик
«Шәйморатов-генерал» Ф.Бүләков — Шәйморатов
«Чыңгызханның соңгы төяге» Н. Абдыкадыров — Тимучин-Чыңгызхан
«Диләфрүзгә дүрт кияү» Т. Миңнуллин — Җәмил
«Талак, талак!» Ф.Бүләков — Жора
«Бибинур, ах, Бибинур Ф.Бүләков — Стенька Разин
Нәркәс И. Юмагулов — Сынтимер би
«Искитмәле мөгезле шәп ир» Ф. Кроммелинк — Петрюс
«Медея» Еврипид — Эгей
«Елый белмәгән хатын» (Филумена Мартурано ) Э. Де Филиппо — Доменико
«Кәккүк оясы» (Полёт над гнездом кукушки ) К. Кизи — Мак-Мерфи
«Хатынымның исеме Морис» Р. Шарт — Труабаль
«Мактымсылу, Әбләй һәм кара юрга» Т.Гарипова — Нөгеш
«Әхмәтзәки Вәлиди Туган» Н. Асанбаев — Ататөрек
«Җаным, иртәгә яңа көн туар» Я. Пулинович — Вадим Робертович
Руди-Never-off А. Абушахманов — Хәмит Нуриев, укытучы, Щелков
«Мулла» Т. Миңнуллин — Самат
«Әллә хатын, әллә җен» Т. Москвина — Борис Шилкин
«Шәүрәкәй» М. Бурангулов — Юлкотлы
«Эдип патша» Софокл — Эдип сукырайгач
«Кара йөзләр» М.Гафури — Ахун хәзрәт [ 4]
Куйган спектакльләре
Салават драма театры
2013 «Февраль.Буран» З. Буракаева
Фильмографиясе
Башкортстан киностудиясе
2001 «Авыл өстендә җәйгор» (Радуга над деревней ) — Мәүлет
«Каропрокат» һәм «Ургэл В» киностудиясе
2008 — Уфа драма театрында Кен Кизи әсәре буенча Айрат Абушахманов куйган «Кәккүк оясы» (Пролетая над гнездом кукушки ) спектаклендәге Мак-Мерфи роле өчен «Иң яхшы башкарылган ир-ат роле» номинациясендә «Алтын битлек» премиясенә тәкъдим ителә.[ 5]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
РФ халык артисты (2008 )
РФ атказанган артисты (1998 )
БР халык артисты (1995 )
БР атказанган артисты (1992 )
Салават Юлаев премиясе (2002 )
Рәми Гарипов премиясе (2013 )
2002 ― «Нәүрүз» төрки халыклар театрлары фестивале (Казан ) — лауреат
2003 ― «Арт-Ордо» төрки халыклар театрлары фестивале (Бишкәк ) — лауреат
2006 ― «Туганлык» төрки телле театрлар фестивале (Уфа ) — лауреат
2008 ― «Алтын битлек» премиясе фестивале (Мәскәү ) — номинант (диплом)
2021 ― Дуслык ордены (РФ) ― мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге фидакарь эшчәнлеге өчен [ 6]
Сылтамалар
Моны да карагыз
Хөрмәтулла Үтәшев белән әңгәмә 2016 елның 4 март көнендә архивланган . (рус.)
Искәрмәләр
↑ Республика Башкортостан, № 183, 20.09.2008 , archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2015-01-29
↑ Башкортстан (белешмәлек) (рус.)
↑ Хәйбулла мәдәният йорты сайтында , archived from the original on 2016-08-22, retrieved 2015-01-29
↑ М.Гафури театры сайтында , archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2015-01-29
↑ «Алтын битлек» сайтында , archived from the original on 2021-12-08, retrieved 2015-01-29
↑ Театр коллективы Хөрмәтулла Газзәли улын ихлас котлый. 2021 елның 24 май көнендә архивланган . Гафури театры сайты