Рәми Гарипов
Рәми Гарипов, Рәми (Рамил)[2] Ягъфәр улы Гарипов (баш. Рәми Ғарипов, Рәми Йәғәфәр улы Ғарипов, 1932 елның 12 феврале, Башкортстан АССР, Салават районы, Аркавыл — 1977 елның 20 феврале, Уфа) — шагыйрь, Салават Юлаев премиясе лауреаты (1988), Башкортстанның халык шагыйре (1992). ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы (1960 елдан)[3]. Уфа мөселман зыяратында җирләнде. Тәрҗемәи хәле1932 елның 12 февралендә Башкортстан АССРның Салават районы Аркавыл авылында туа. Туган авылында җидееллык мәктәпне тәмамлагач (1946 елда), Уфадагы С. Кудаш исемендәге 9нчы интернат - мәктәптә укый. 1950 елда Мәскәүдә әдәбият институтына укырга керә. 1955 елдан Уфада «Совет Башкортстаны» газетасында, китап нәшриятында, «Агыйдел» журналында эшли. 1959 елдан Салават районы «Йөрүзән», «Сарыкамыш» күмәк хуҗалыкларында комсомол сәркатибе һәм «Ленин байрагы» (баш. Ленин байрағы) (хәзерге «Йөрүзән») (баш. Йүрүҙән) район газетасында әдәби хезмәткәр вазыйфасында. Озак еллар дәвамында «Башкортстан кызы» (баш. «Башҡортостан ҡыҙы») журналында җаваплы сәркатип булып хезмәт итә. ИҗатыРәми (Рамил) Гариповның беренче шигырьләре Аркавыл мәктәбендә укыганда язылган (мәсәлән, «Кечкенә партизан» балладасы). Интернат-мәктәптә укыганда даими рәвештә «Октябрь», «Совет әдәбияты» журналларын укып, язучыларның яңа әсәрләре белән танышып бара.[4] Матбугатта чыккан беренче әсәре – 1950 елда «Кызыл таң» газетасында һәм «Әдәби Башкортстан» (баш. «Әҙәби Башҡортостан») журналында басылган «Ленин» дигән шигыре. 1954 елда нәшер ителгән тәүге китабы - «Йөрүзән» исемле шигырьләр җыентыгы (Әдәбият институты өчен диплом эше) матбугатта уңай бәя ала. 1958 елда чыккан «Таш чәчкә» җыентыгына кергән шигырьләреннән яшьлек ялкыны бөркелеп тора, аның поэзиясенә тирән моң, фикер тыгызлыгы хас. Китаптан китапка («Сабан тургае җырлары» (1964), «Очу» (1966), «Әманәт» (1969), «Миләш-кәләш» (1974), «Йолдызлы уйлар» (1979), «Умырзая җыры» (1981)) аның шигырьләрендә халыкның тормыш һәм иҗат тәҗрибәсенә нигезләнгән фәлсәфи лирика, халыкчан юмор көчәя. Халык авыз иҗатына, бигрәк тә кобаер өлгесенә мөрәҗәгать итеп, шигырь юлларын халыкчан тасвирлар белән баета. ТәрҗемәТәрҗемә өлкәсендә дәвамлы эшли: А.С. Пушкин, М.Ю. Лермонтов, Һенрих Һейне, Рудаки, Гомәр Хәйям, Коста Хетагуров, Абай, А. Блок, С. Есенин, Рәсүл Хәмзәтов, Иван Франко, Александр Твардовский һ. б. сүз осталарының аерым шигырь өлгеләрен тәрҗемә итә.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Хәтер![]()
Әдәбият
Чыганак
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia