Туган тел (Рәми Гарипов)
![]() «Туган тел» (баш. Туған тел) — Башкортстанның халык шагыйре Рәми Гариповның 1957 елда язган шигыре. Шигыренә эпиграф итеп автор Габдулла Тукайның 1909 елда язылган «Туган тел» шигыреннән беренче юлны алган[1]. ТарихБашкортстанның халык шагыйре (1992, вафатыннан соң), Салават Юлаев премиясе лауреаты (1988, вафатыннан соң) Рәми Ягъфәр улы Гарипов (1932—1977) әлеге шигырьне 25 яшендә, 1957 елда язган. XX гасырның 60нчы елларында, барлык милли телләргә игътибар кими барган бер чорда, Рәми Гарипов әлеге шигыре белән халыкны уятып җибәрә, халыкны тел язмышы, милләт язмышы турында уйланырга этәрә . Шагыйрьгә туган тел турында әйткән кыю сүзләре өчен «милләтче» ярлыгы ябыштырыла, язучылар берлегеннән чыгарыла. «Туган тел»И туган тел, и матур тел, Шуңа да мин беләм тел кадерен: Халкым теле миңа - хаклык теле, - Әнкәм теле миңа - чәчән теле, ТәрҗемәләреРәми Гариповның «Туган тел» шигыре беларус, рус, украин, саха телләренә тәрҗемә ителгән. 2022 елда әлеге шигырьнең 45 телгә тәрҗемәсе тупланган җыентык басылып чыккан. Проект авторлары — Лариса Абдуллина (Башкортстан) һәм Светлана Быкова (Беларусь Республикасы), рәссам — шагыйрнең улы Азамат Гарипов, дизайнер — Анатолий Корнеев.[2] Өземтә
Кызыклы фактБашкорт Википедиясендә 50 000нче мәкалә — әлеге шигырь турында. Авторы — украин википедиячесе Виктор Семенюк[4]. Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia