Миңзифа Искужина
Искужина Миңзифа Усман кызы (1965) — җырчы. Башкортстан Республикасының атказанган артисты. БиографиясеМиңзифа Усман кызы Искужина 1965 елда Баймак районы Темәс авылында туган. Урта белемне Темәс мәктәбендә ала. Бала чактан җыр-моңны яраткан, гармунда өздереп уйнаган кызның сәнгатькә юлы катлаулы гына була. Башта ул Баймак һөнәр училищесында сатучы һөнәрен үзләштерә. Темәстә сатучы булып эшли. Аннары Уфа моторлар эшләү заводында токарь булып эшли[1]. 21 яшендә генә Уфа сәнгать училищесына килә, Ф. Сәгыйтова классында укый. Аннары Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлый. Җырчы берничә тапкыр үз тамашачылары өчен соло концертлары белән чыгыш ясый. Ул башкорт композиторларының җырларын (З. Исмәгыйлев, «Былбылым»; Х.Әхмәтов, «Туган авылым»; Б.Гайсин, «Ике аккош»; А.Туктаголов, «Күңел») һәм башкорт халык җырларын («Бала карга», «Шәүрә», «Сандугач» һәм башкалар) беррәттән зур осталык белән җырлый[2]. Миңзифа Искужинаның концерт программалары һәрвакытта бай һәм масштаблы, үзенең җырларын «Далан» эстрада төркөме, Башкортстан Республикасының халык инструментлары милли оркестры, филармониянең эстрада-джаз оркестры һәм Башкортстан Республикасының академия хор капелласында җырлый[2]. «Далан» эстрада төркеме вокалисткасы буларак[3] Төркия Республикасында Башкортстан көннәрендә (Истанбул, 2006-2008), Сарытауда, Мәскәүдә, Ырымбурда (2007), Санкт-Петербургта (2008) лаеклы чыгыш ясады[2]. «Рәсәй Федерациясе башкортлары» Федераль программасы чикләрендә Рәсәй төбәкләре буенча сабантуйларда катнаша һәм гастрольләргә чыга. Тәбигатьтән бирелгән абсолют ишетү сәләте аңа вокаль материалны кыенлыксыз үзләштерү, башкарылган әсәрне тамашачыларга түкми-чәчми җиткерү өчен зур мөмкинлек бирә, ул һәрвакыт репертуарын яңартып тора, үз осталыгы өстендә даими эшли[3]. Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
Искәрмәләр
Чыганаклар
Видеоязмалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia