Әлфия Кәримова
Әлфия Кәримова, Әлфия Закуан кызы Кәримова (баш. Әлфиә Зәҡүән ҡыҙы Кәримова, 1977 елның 24 июне, СССР, РСФСР, БАССР, Уфа) ― җырчы (колоратур сопрано). 2022 елдан Башкорт опера һәм балет театрының опера труппасы солисты. 2013―2022 елларда «Астана Опера» театрының әйдәп баручы солисты (Астана, Казакъстан). 2008―2012 елларда Новосибирск дәүләт академия опера һәм балет театры солисты. «Алтын битлек» премиясе номинанты (2006). БР халык артисты (2021), халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты[2]. Тәрҗемәи хәле1977 елның 24 июнендә Уфада туган. Уфада музыка мәктәбен (фортепьяно сыйныфы), сәнгать укуханәсен (хор дирижёры сыйныфы), сәнгать институтын (ялгыз җырлау белгечлеге, Н. Мортазина сыйныфы) (2005) тәмамлаган.
29 һөнәри конкурста катнашкан[4]. 2006 елдан Абай исемендәге дәүләт опера һәм балет театрының (Алматы, Казакъстан) һәм Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрының (Казан) чакырылган солисты. Татар опера һәм балет театры белән Һолландиядә «Энҗе эзләүчеләр» (Искатели жемчуга) (Д. Бизе) операсында катнаша[5]. ИҗатыРепертуарУфа опера театры
Астана театры
«Ефәк юлы» фестивале
Дискография
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia