Рушат Мөдәрисов
Рушат Мөдәрисов, Рушат Салих улы Мөдәрисов (1974 елның 24 феврале, ССРБ, РСФСР, БАССР, Бүздәк районы, Сабай) — драма актеры, Уфа дәүләт «Нур» татар театры актеры (1993 елдан), Башкортстанның (2008) һәм Татарстанның атказанган, Башкортстанның халык (2019) артисты[1]. Тәрҗемәи хәле1974 елның 24 февралендә БАССР Бүздәк районы Сабай авылында[2] өч балалы гаиләдә төпчек бала булып туган. Апасы, абыйсы бар. Әтисе Салих җырларга яраткан, әнисе оста итеп гармунда уйнаган. Рушат бәләкәйдән үк җырларга ярата, мәктәпнең үзешчән театр түгәрәгендә иң актив катнашучыларның берсе була. Районда, авылда үткәрелгән барлык мәдәни чараларда, концертларда, төрле смотр-конкурсларда катнаша. Рушат мәктәпне тәмамлаган елны яңа ачылган «Нур» театры өчен махсус курс җыялар. Уфа дәүләт сәнгать институты театр факультетының актерлык бүлегендә беренче махсус төркемне, беренче татар телле курсны тәмамлаган (педагоглары Фәрдүнә Касыймова, Байрас Ибраһимов). Икенче курстан (1993 ел) спектакльләрдә күмәк күренешләрдә катнаша башлый. Шул ук елны театр штатына артист итеп алына һәм 1993 елдан Уфа дәүләт «Нур» татар театрында хезмәт итә. Беренче тапкыр сәхнәгә Фатих Сәйфи-Казанлының «Ямьсез тормыш» драмасында күмәк күренештә чыга. 1994 елда Хәй Вахитның «Бердәнберем — бәхет гөлем» спектаклендә, соңрак Гозәир Хаҗибәковның «Аршин мал алан» («Рәхмәт сиңа, Сөләйман!») музыкаль комедиясендә төп рольләрне башкара. ИҗатыР. С. Мөдәрисов театрда эшләгән елларында сәхнә образларының зур галереясен булдыра. Бүгенге көндә Р. С. Мөдәрисов — театрның әйдәп баручы артистларыннан берсе һәм аның иҗади йөзен формалаштырган «беренче карлыгачлар» когортасына керә. Яшь коллективны үстерүгә һәм аякка бастыруга зур өлеш кертә. Режиссерлардан Ә. Ә. Әбүшахманов, Б. Н. Ибраһимов, Б. Н. Манджиев, И. Р. Сакхаев, Ә. К. Сафиуллин һ. б. белән эшли[3]. Уйнаган кайбер рольләре
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
ГаиләсеХатыны Луиза, балалар бакчасы тәрбиячесе.
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia