Әминә Шәфыйкова
Шәфыйкова Әминә Ивний кызы[1] (24 март 1974 ел) — башкорт дәүләт эшлеклесе, уенчы-пианист. 2012 елның ноябреннән Башкортстан Республикасының мәдәният министры[2]. Башкортстанның атказанган (2002) һәм халык (2024) артисты. Башкортстан Республикасының Шәехзада Бабич исемендәге яшьләр дәүләт премиясе лауреаты (2005). БиографиясеӘминә Ивний кызы Шәфыйкова 1974 елның 24 мартында Башкорт АССРның Бөрҗән районы Ыргызлы авылында туган. Урта махсус музыка мәктәбен һәм Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтын (профессор Н. Г. Хәмидуллина классы) тәмамлый. 1997-1999 елларда Татарстанга килә. Казан дәүләт консерваториясендә (хәзер Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе (академия)) ассистентура-стажировка үтә[3]. 2004 елның сентябреннән 2008 елның октябренә кадәр — Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Аппаратының мәдәният, спорт,киң мәгълүмат чаралары, милли һәм яшьләр сәясәте бүлегенең баш консультанты. 2008-2010 елларда — Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа сәнгать академиясенең өстәмә белем бирү буенча проректоры. 2010 — 2012 елларда — Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа сәнгать академиясе ректоры. 2012 елның 5 октябреннән — Башкортстан республикасының мәдәният министры. Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
Шәхси тормышыКызы Камилә Бакирова. Искәрмәләр
Сылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia