Александр Моор
Александр Викторович Моор (1974 елның 6 гыйнвары, Березняки, Төмән районы, Төмән өлкәсе, РСФСР, ССРБ) — Россия сәясәтчесе. 2018 елның 14 сентябреннән Төмән өлкәсе губернаторы (2018 елның 29 маеннан 14 сентябренә кадәр Төмән өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы)[1]. Россия Федерациясе Дәүләт Советы президиумы әгъзасы (2019 елның 28 гыйнварыннан 2 августына кадәр һәм 2020 елның 21 декабреннән)[2][3][4]. «Бердәм Россия» партиясенең Югары советы әгъзасы[5]. 2011 елның 25 февраленнән 2018 елның 29 маена кадәр Төмән шәһәре администрациясе башлыгы. Тормыш юлыАлександр Моор 1974 елның 6 гыйнварында Төмән өлкәсенең Төмән районы Березняки бистәсендә туган. Әнисе — Алевтина Нестеровна, Төмәннең 49 нчы гимназиясенең математика укытучысы. Әтисе — Виктор Александрович, югары квалификацияле автомеханик[6]. 1991 елда 49 гимназияне алтын медаль белән тәмамлый. 1996 елда икътисадчы квалификациясен бирү белән «бухгалтер исәбе һәм аудит» белгечлеге буенча Төмән дәүләт университетын тәмамлый. Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең квалификация күтәрү курсларын тәмамлаган. Хезмәт эшчәнлегеВузда укыганда ук, 1994 елдан «Төмән кредиты» банкында эшли башлый. 1997 елның апрелендә Төмәннең «Дипломат» банкына күчә, анда ул вице-президент постына кадәр күтәрелә. 2000 елның маеннан 2001 елның мартына кадәр «Белый Север» банкында идарә рәисе урынбасары булып эшли. Аннары 4 ай дәвамында Хант-Манси банкы контроль-ревизия идарәсен һәм казначылыгын җитәкли. Александр Викторовичның дәүләт хезмәтендә беренче эш чоры 2001 елның июленнән 2003 елның июленә кадәр дәвам иткән. Ул вакытта Моор Төмән өлкәсе администрациясе икътисад департаменты директоры урынбасары вазыйфасын башкара. Аннары ике елга тәнәфес була, тәнәфес дәвамында Моор Төмән ЦУМының генераль директоры була[7]. 2005 елның июненнән башлап А. В. Моор яңадан хакимият органнарында эшли. 2005 ел ахырына кадәр ул Төмән шәһәре администрациясенең милек мөнәсәбәтләре департаментын җитәкли, ә шул ук елның 26 декабрендә Төмән өлкәсе губернаторы урынбасары вазыйфасына күчә. 2011 елның 25 февралендә бер тавыштан Төмән шәһәре администрациясе башлыгы вазыйфасына сайлана (ул үз функцияләре буенча сити-менеджер статусына охшаган)[8]. Шулай ук «Бердәм Россия» партиясенең Төмән шәһәр бүлекчәсе секретаре[9]. 2016 ел нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты белән берлектә «Рейтинг» мәгълүмати коммуникацияләр үзәге тарафыннан төзелгән Россиянең иң яхшы мэрлары рейтингында беренче урында була[10]. Төмән өлкәсе башлыгы2018 елның 29 маенда Россия Президенты Владимир Путин указы белән Төмән өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнә[11]. 2018 елның 9 сентябрендә Төмән өлкәсе губернаторы итеп биш елга сайлана[12]. 2018 елның 14 сентябрендә Төмән өлкәсе губернаторы вазыйфасына керешкән. «Губернаторларның милли рейтингы»н төзегән «Рейтинг» мәгълүмати коммуникацияләр үзәге бәяләве буенча, экспертларның, аналитикларның һәм политологларның күп санын сораштыру һәм анкеталаштыру нигезендә, Александр Моор әлеге рейтингта Федерациянең барлык субъектлары башлыклары арасында өченче урынны алган[13]. 2019 елның 28 гыйнварыннан 2 августына кадәр һәм 2020 елның 21 декабреннән — Россия Федерациясе Дәүләт Советы президиумы әгъзасы. БүләкләрII дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнгән[14]. Шәхси тормышХатыны — Ольга Анатольевна Моор. Дүрт бала тәрбияли[15]. Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia