Әфганстан татарлары
Әфганстан татарлары (фар. تاتارها در افغانستان) ― Әфганстандагы төрки телле этник төркем. 2021 елның мартында Әфганстанның Милли статистика идарәсе җирле татарларны аерым этник төркем итеп терки. ТарихӘфганстан территориясендә татарлар 800 елдан артык яши. Алар арасында XIII гасырда Чыңгызхан гаскәре төбәкне (Бөек Хорасан) яулап алганнан соң калган татарларларның, XIX гасырдан әфганнар җирендә сәүдә иткән татар сәүдәгәрләре нәселләре, революцияләр һәм сугышлардан Урта Азия аркылы качып килгән татарлар токымнары, шулай ук Кырым татарлары бар. 1919 елда Аманулла-хан армиясендә татар җайдаклары була[1]. ХХ гасыр дәвамында татар халкы әкренләп ассимиляцияләнә, татар телен оныткан. Әфган татар җәмгыяте әгъзасы Әфганстан Талибанның татар традицияләренә каршы булуын һәм алар әфган татарлары йортларына керүләрен, китапларын яндыруларын һәм күп мәдәни мирасны юк итүләрен әйтте.[2] Әфганстан татар җәмгыяте Бамианда Будда сыны саклап калырга ярдәм итте, алар үзләренең мирасының өлеше дип санаганнар.[3] ДинӘфган татарлары арасында сөнни мөселманнар ― зур күпчелек. Шигый мөселманнары булган әфган татарлары да бар.[4] ТелӘфганстандагы татар җәмгыятенең күпчелек әгъзалары татар телен белми. Әфган татарлары география үзенчәлеге һәм тирә-юньдәге халыкларның йогынтысы аркасында туган татар телен оныткан. Эник татарлар Әфганстанда татарлар күчеп утырган җирләрдәге халыкларының телләрен үзләштергән һәм көнкүрештә шуларны куллана. Нигездә, татарлар Әфган дәүләтенең ике төп теле ― пушту теле һәм дари телләренә, шулай ук якын төрки телләр булган үзбәк һәм төрекмән телләренә күчкән. Кайбер татарлар – этник таҗиклар, башкалары – этник үзбәкләр, хәзәрәйләр яки пуштуннар булып исәпләнгән. 2021 елдан Әфганстанның татарлар яшәгән дүрт вилаятендә татар телен мәҗбүри укыту эше алып барыла.[5] Халык саныКабулда урнашкан «Әфганстан татарлары мәдәни фонды» башлыгы Зәбихулла Татар (Zabihullah Tatar) бәяләвенчә, Әфганстанда 100 000 гә якын этник татарлар яши. 2020 елның 13 ноябрендә БТК Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев катнашында узган «Кабул―Мәскәү―Казан» телекүперендә катнашкан Әфганстан ягы Әфганстанда 700 000 татар яшәвен әйтә[6]. Илнең төрле этник төркемнәренең саны турында төгәл мәгълүматлар, нигездә, Әфганстанда халык санын исәпкә алу беркайчан да үткәрелмәгәнгә күрә, билгеле түгел. 1970-еллардагы бәхәсле халык санын алу мәгълүматларына караганда, пуштун халкы Әфганстан халкының 40 проценттан аз гына артыгын, алар артыннан этник таҗиклар — 30 проценттан да кимрәк, ә хәзәрәйләр һәм үзбәкләр — 10 процентка якынын тәшкил итә. Калган халык ― аз санлы этник төркемнәр. 2023 ел башына, кайбер исәпләүләр буенча Әфганстанда - 3 миллион, Иранда – 1 миллион, Пакистанда 2 миллион татар бар.[7] Таралып утыруӘфганстандагы татар җәмгыятенең әгъзалары Әфганстанның 34 провинциясенең 16сында таралып утырган. Татарлар иң куе утырган төбәкләр ― Һиндукуш тауларыннан төньякта, Сәмәнган (Руйе-Дуоб өязе) һәм Бәлх, Кондыз, Бәдәхшан, Тәхар, Һәрат, Фәрьяб, Сәре-Пул провинцияләре, Мазары-Шәриф шәһәре тирәләрендә[8]. Төпләнеп утырган районнарда татарлар азчылыкны тәшкил итә. МәдәниятХуҗалык итүЭтник татарларның шактый өлеше үзәктән ерактагы таулы җирдәге авыл районнарында яши, аларның күбесе авыл хуҗалыгында эшли: көтүлекле терлекчелек, игенчелек белән көн күрә. Биредә күпчелек татарлар икмәк үстерү белән, 10 процент татарлар эшмәкәрлек белән шөгыльләнә[6]. Татарлар арасында имамнар, прокурорлар, судьялар, оешма башлыклары, министрлыкларда эшләүчеләр бар. КиемнәреӘфганстан ир-ат татарлары чапан, дастар, озын итәкле күлмәк (пирахан), жилет (васкат), одеяло-япма (пату) кия. Хатын-кызлар озын итәкле чуар күлмәк, хатын-кыз бүреге белән яулык, жилет (васкат), шаровар кия. РизыкларыПылау (кабули), майда кыздырылган камыр (атла), сөтле дөге, карае, крути, чакал так, лити, ширмаач, халва маачи. БәйрәмнәреӘфганстан татарлары Сабантуйга охшаган үз бәйрәмнәрен уздыра. Бузкаши (тере кәҗәне тоту), АспДавани (атта чабыш), Кушти Гири (билбаулы көрәш), табигатькә чыгып үткәрелә торган, Татарстандагы Яфрак бәйрәменә охшаган бәйрәмнәре бар. Мәгълүмат чараларыКабул татар иҗтимагый оешмасы җәмгыяте дари телендә «Татар авазы» журналын чыгара.[9] Җәмәгать оешмаларыӘфганстандагы татар җәмгыятендә илнең Мәгълүмат һәм мәдәният министрлыгында (Information and Culture Ministry) теркәлгән биш иҗтимагый һәм мәдәни оешма эшли. Һәр провинциядә дә Татар яшьләре һәм Татар хатын-кызлары ассоциацияләре эшли[6]. Кабулдагы татар иҗтимагый оешмасы (башлыгы Камалетдин Татар) «Татарлар авазы» (Voice of Tatar) дип аталган журнал чыгара, басма дари телендә чыга. Соңгы елларда этник татарлар лидерлары Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасы белән мәдәни элемтәләр урнаштырган. Бөтендөнья татар конгрессы 15 марттан Әфганстан татарлары өчен татар теле буенча онлайн-курс башлап җибәрүдә ярдәм иткән (дәресне Казан федераль университеты доценты Рамил Таһир улы Йөзмөхәммәтов алып бара. Ул фарсы һәм татар телләрен камил белә)[10].
Рәсми тануӘфганстан Конституциясе рәсми рәвештә 14 этник төркемне таный. Алар арасында пуштуннар, таҗиклар, хәзәрәйләр, үзбәкләр, төрекмәннәр, бәлүҗләр, пашайлар, нуристанлылар, аймаклар, кыргызлар, кызылбашлар, гуджарлылар һәм брахвуилар бар. 2021 елның мартында Әфганстанның милли статистика идарәсе (National Statistics Office) җирле татарларны аерым этник төркем итеп теркәгән. Бу адым татарларга шәхесне раслаучы яңа биометрик таныклыкларда (электрон паспорт) үз милләтен «татар» итеп күрсәтергә мөмкинлек бирә[12]. Татарлар Әфганстан Конституциясе нигезендә рәсми танылу онытыла барган татар телен торгызырга ярдәм итәр дип өметләнә. Мәхдум Абдулла Мөхаммәди (Makhdoom Abdullah Muhammadi) – Әфганстан татарлары лидеры, ил парламентында ике депутат-татарның[6] берсе. Бәйләнешләр
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia