Төркия татарларыBu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Төркия татарлары — Төркиядә яшәүче милли азчылык. Төрле исәпләүләр буенча Төркиядә 10 меңгә якын татар кешесе яши. Бюгрюделик, Каракоек, Эфенде Кепрюсю, Гексу качабаларында күбрәк урнашканнар (кара: Акин, Ахмәтчайыры, Ахырлыкую, Балабанкору). Бу авыллар кешеләре Идел буе татарларының гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап килә. ТарихКазан белән тугандаш Иске-Шәһәрдә татар общинасы яшәп килә. Октябрь инкыйлабына кадәр күчеп килгән Идел буе татарлары — общинаның төп кешеләре булып тора. Зур булмаган татар җәмгыятьләре Измир, Конья, Бурса шәһәрләрендә бар. 1970 елларда Әнкара шәһәрендә «Казан» татар мәдәни җәмгыяте оештырыла. Бу җәмгыять 100-150 актив әгьзаны берлештерә. Әнкараның абруйлы районында Габдулла Тукай урамындагы ике катлы йорт — җәмгыятьнең милке. Общинага Кытай, Япония, Корея татарлары берләшкән. Стамбулда «Идел-Урал» общинасы эшләп килә. Шәхесләр
Чыганаклар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia