Әстерхан өлкәсе татарлары
Әстерхан татарлары белән бутамагыз. Әстерхан өлкәсе татарлары — татарларның Әстерхан өлкәсендә яшәүче территориаль төркеме.[1] Әстерхан өлкәсендә хәзерге вакытта татарларның өч төркеме яши: әстерхан, казан һәм мишәрләр.[2] ТарихАлдан биредә әстерхан татарлары формалашкан, аларны ногай татарлары дип тә атыйлар. Алар XVII гасырның икенче яртысы — XVII гасырның беренче чирегеннән Әстерхан шәһәре тирәләрендә яшәүче нугай-татар этник берләшмәсе. Йорт татарлары, кундра татарлары, алабугат татарлары һәм карагашларга бүленәләр.[3] Этнографлар арасында аларның килеп чыгышы әлегә кадәр бәхәсләр тудыра. Бер тикшеренүчеләр аларда бары тик Ногай Урдасыннан чыккан ногайлыларны гына күрә. Икенчеләр XVI гасырда яшәгән Әстерхан ханлыгы татарларының нәсел башы дип саный. Өченчеләр аларның килеп чыгышын хәзәрләр һәм бөҗәнәкләргә бәйли.[4] Әстерхан шәһәрендә яшәүче җәмгыятьне төрлечә атыйлар: нугайлар, татарлар, нугай татарлары, әстерхан татарлары, йорт татарлары, ләкин XVIII гасырда йорт татарлары исеме нык беркетелә. XVIII-XX гасырлардан йортлылар казан татарлары һәм мишәрләр белән актив элемтәдә торганнар, аерым алганда, этникара никахлар төзи башлыйлар.[5] Казан татарлары Урта Идел буеннан XVII гасыр ахырыннан башлап Әстерханга күченә башлыйлар. XX гасыр башына Әстерханда Казан, Сембер, Пенза, Саратов һәм Рязань губерналарыннан татарлар яши. Әстерхан Казан, Уфа, Оренбург шәһәрләре белән беррәттән татар мәдәниятенең мөһим үзәкләреннән берсе була. Шәһәр татарлары саны даими рәвештә арта, сәүдә үсә, милли типографияләр эшли, газеталар чыга, яңа мәчетләр төзелә, мөселман уку йортлары ачыла, татар театры эшли. Совет чорында Әстерханда яшәүче ногайлыларны бөтенләй татарларга санаганнар — бу дәүләтнең кече халыкларны эрерәк этник берләшмәләргә кертү сәясәтенә туры килгән. Бүген татарлар Әстерхан өлкәсе халкының саны буенча (рус һәм казакълардан соң) өченче төркеме булып тора. Татарлар өлкәдә этник төркем булып, халыкның 7% ын тәшкил итә (2010 елга 60 523 кеше). 2002 елда исә 70 590 кеше булганнар, әмма 2010 елда бер өлеше үзләрен нугайлар дип атаганнар.[6][7][8] ТаралышларыӘстерхан өлкәсе халыклары картасы буенча татар халкы төбәк территориясендә (иң күбе Идел буе һәм Нариман районнарында) егерме авыл торак пунктында яши, аларның иң эреләре — Биштүбә, Сүләнке, Кызан, Каргалы, Ярлы Түбә, Киләче, Майлыгүл, Җәмелә авыллары.[9] Искәрмәләр
ЧыганакларӘдәбият
|
Portal di Ensiklopedia Dunia