Чат татарларыЧат татарлары (себ.тат. цат татарлар, цаттыр — себер татарларының аз санлы этнографик төркеме, алар Об, Чик, Уень, Чаус[1] елгалары буенда хәзерге Томск өлкәсенең Кожевниковский районында, VIII гасырдан Новосибирск өлкәсенең Колыван һәм Мошковск районнарында[2], соңрак шулай ук хәзерге Шегарск, Томск Коченёво[3], Болотнинск[4], Новосибирск[5], Тогучинск[6], Искитимск[7], Ордынск районнарында, Томск, Новосибирск һәм Бердск шәһәрләрендә яшиләр. Хәзерге вакытта чатлар Европа илләреннән күчеп килүчеләр -— руслар[8] һәм Идел-Урал татарлары[9] белән ассимиляцияләнә. Себернең Рус дәүләтенә кушылу чорында чатлар җирләрендә берничә күренекле тарихи вакыйга була. УрнашуНовосибирсктагы тарихи чат авыллары булып хәзерге вакытта булган Колыван районының Йорт-Ора, Йорт-Акбалык, Кара Мыс санала, гәрчә XX гасырда ук аларда, нигездә, Идел-Урал татарлары белән катнаш никахларның нәселе яшәгән. Новосибирск өлкәсенең Болотнинск районының Ояш авылына, җирле риваять буенча, XV гасырда чатлар тарафыннан нигез салынган[4]. Новосибирски өлкәсенең Тогучин районы территориясендә чат татарлары күчеше 1687 елдан бирле билгеләнә[6], аерым алганда, шул елды алар хәзерге Тогучин шәһәре территориясендәге Иня елгасының сул як ярында урнашкан җирлеккә нигез салалар[10]. Новосибирск өлкәсенең Ордын районының Чингис авылына 1629 елда морза Тарлав тарафыннан нигез салына[11]. XXI гасыр башына чат халкы рус һәм татарлар арасында урнаша[12]. ТелЧат татарлары чат сөйләмен йөртүчеләр булып торалар. Чат сөйләме Новосибирск өлкәсенең Колыван районы Йорт-Оры һәм Йорт-Акбалык авылларында сакланган. Йорт-Оры авылында чат сөйләме аеруча яхшы сакланган. Йорт-Акбалык авылында исә, чат татарлары белән бергә Идел буеннан күчеп килүче казан татарлары яши. Шуңа күрә сөйләм катнаш[13]. 1994 елдан башлап, Себер чат татарларының милли, көнкүреш һәм мәдәни-тарихи традицияләрен саклау максатыннан, Колыван районының Йорт-Ора авылы тарихи-мәдәни мирас объекты буларак дәүләт саклавында торучы Новосибирск өлкәсенең тарих һәм мәдәният һәйкәлләре исемлегенә истәлекле урын буларак кертелгән[13]. АнтропологияАнтропологик яктан караганда чатлар бер үк төрле түгел: урал расасы билгеләрен көньяк себер расасы билгеләре белән бергә кушалар, әмма беренчесе өстенлек итә[14]. Этногенез ягыннан чатлар, себер татарларының башка төркемнәре кебек үк, төбәкнең төп халкы — хәзерге заман хантларына якын булган урман угыр кабиләләре нәселеннән, IX—XI гасырларда төрки телне кабул иткән һәм, өлешчә, Көньяк-Себер фенотибын үзләренең далалы күршеләреннән — кимаклардан һәм кыпчаклардан тәшкил итәләр. Альтернатив фаразларга караганда, чат татарлары җалаирлардан — монгол яки төрки-монгол чыгышлы булган кавемнәрдән килеп чыга. Әлеге версия, Рәшит әд-Дин мәгълүматлары буенча, җалаирлар бүлекчәләренең берсе җат (чат) дип аталган дигән фикергә нигезләнә[15]. Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia