Том диалекты
Том диалекты — себер-татар яки татар теле диалектларының берсе[2][3][4][5], яүштә, чат һәм калмак татарлары сөйләшә. Том диалекты Идел буе татар һәм көнчыгыш-төрки элементларын берләштерә.[6] СөйләшләреТумашева классификациясе буенча том диалекты ике сөйләшкә бүленә[7] :
Аның фикеренчә, грамматик төзелеш өлкәсендә том диалекты алтай һәм аңа туган телләргә бик якын[8].
Калмак сөйләше телеутлар теле белән охшашлыкларга ия, бу аларның ислам динен кабул иткән телеутларның токымнары булуы белән аңлатыла. Тумаел сөйләме яүштә-чат сөйләшенә якын, ә Искедим сөйләше телеут сөйләменә якынрак. Ә Кышлау авылында тел мишәр сөйләшләре белән кушылган һәм әдәби татар теленә якынрак. Әмма хәзер яшь калмаклар калмакча белми диярлек, ә татар телен укыту 1990 нчы еллардан башлап факультатив рәвештә генә алып барыла. Яүштә-чат сөйләшенең бараба, тубыл-иртыш һәм татар теленең урта диалектлары белән охшашлыклары бар. Бараба һәм тубыл-иртыш диалектларының якынлыгы озак вакыт дәвамында бер географик территориядә яшәү һәм бу халыкларның Бараба даласында тарихи күршелеге белән бәйле, ә татар теленең урта диалектына якынлыгы татар әдәби теленең йогынтысы (беренче чиратта мәктәп белеме һәм ММЧ аша), шулай ук том татар авылларына Идел буе татарлары күченүе белән бәйле. Чатлар, яшәүләренә карап, том һәм об чатларына бүленәләр. Аларның сөйләше Новосибирск өлкәсенең Колыван районы Йорт-Оры авылында аеруча яхшы сакланган. Кайвакыт аны шул ук сөйләшнең ор урынчалыгы дип тә аерым бүләләр. Шул ук районның Йорт-Акбалык авылында, башка чат авылларындагы кебек үк чат татарлары белән бергә казан татарлары яши. Шуңа күрә сөйләме катнаш. Ә күрше Казан, Новотроицкий авылларында казан татарлары гына яши. Искәрмәләр
Әдәбият
|
Portal di Ensiklopedia Dunia