Шарлык сөйләше
Шарлык сөйләше (рус. шарлыкский говор) — татар теленең мишәр диалектына караган бер сөйләше. ТаралышыУл Ырынбур өлкәсенең барлык мишәр авылларында, күбесенчә Абдулла, Александровка, Саракташ, Төньяк, Сорочинск, Шарлык районнары торак пунктларында таралган. Торак пунктларның иң компакт төркеменә Шарлык районының көнбатыш диалект вәкилләре керә. Территориаль яктан караганда, бу район авыллары үзәк урынны алып тора, моның белән бәйле рәвештә әлеге сөйләш шарлык сөйләше дип атала. ҮзенчәлекләреУл татар теленең көнбатыш диалектының характерлы фонетик, морфологик һәм лексик үзенчәлекләрен сакланылуы белән аерылып тора. Сөйләшкә г, к, хв авазларын куллану, «өй» дифтонгларын даими монофтонгизацияләү (күәнтә, сүәл); ай, әй (сай, кәнтәй) монофтонгизациясе булмау, мишәр диалекты өчен хас шактый диалект сүзләренең булуы хас. БүленешеЛингвогеографик тикшеренүләр методы шарлык сөйләше составында өч урынчалык аерып бирергә мөмкинлек бирә:
Чыганаклар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia