Татар исемеBu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Татар исеме — хәзерге заманда тулы формуласында исем, атасының исеме һәм фамилиясенең кушылмасы булып тора. Элегрәк гарәп исемнәре кебек башка формада булган. ИсемЧыгышы ягыннан татар шәхси исемнәрен берничә төргә аералар[1][2]:
Күп кенә хәзерге татар исемнәре башка төрки халыклар исемнәреннән шактый ешрак Көнбатыш Европа шәхси исемнәрен төрки-гарәп-фарсы чыгышлы традицион фамилияләре белән яраштырулары белән аерылып тора. Мәсәлән: Ренат Ибраһимов, Ринат Акчурин, Роальд Сәгъдиев, Рудольф Нуриев, Альберт Асадуллин, Альфред Халиков, Рафаэль Хәкимов, Эмиль Сәйфетдинов, Роберт Нигъмәтулин һ.б. Көнбатыш Европа шәхси исемнәренең татарлар арасында таралуы Көнбатыш Европа драматургларының театр сәхнәләре һәм спектакльләре тәэсире белән аңлатыла. Алар татар тамашачылары арасында сугыштан кадәр һәм сугыштан соңгы елларда да популяр булалар. Атасының исемеИдел һәм Урал буе татарларының борынгы бабаларында, ягъни болгарларда, атасының исеме ислам динен кабул иткән заманнарда ук барлыкка килгән. Татар транскрипциясендә әтисе исеменнән соң улы яки кызы өстәлә; рус телендә -вич, -вна. Гадилектә улы урынына кайвакыт малае яки углы (архаик вариант) кулланалар . Мисал: Абдулла кызы; Сәет улы яки Сәет малае. Кайбер татарлар, славяннардан аерылып торган Рүсиянең башка күп кенә халыклары кебек үк, руслашканда атасының исемен икенче телдә үзгәртәләр. Әмма кеше башка халыклар арасында яши икән, мондый үзгәреш сирәк очрый. ФамилияБарлык татар фамилияләре дә нинди дә булса ир-атның исемнән барлыкка килгәннәр. Башта фамилия булып кешенең әтисенең исеме хезмәт иткән. Өлкән буыннарда бу кагыйдә әле һаман аның тулы исеме, әтисенең исеме һәм фамилиясендә күренә. Совет хакимияте вакытында бу кагыйдә акрынлап юкка чыга - онык бабасы исеменнән бара торган әтисенең фамилиясен йөртә башлый. Алга таба шул фамилия үзгәрми һәм барлык нәселләргә тарала. Кагыйдә буларак, татар фамилияләренең язылуының ике ысулы бар: рус теле кушымчалары белән (-ов, -ин һ.б.) яки тәмамланмыйча беткәннәре (мәсәлән, Тукаев яки Тукай; Сәйфетдинов яки Сәйфетдин; Шәрифуллин яки Шәрифулла). Соңгы вариант я татар әдәбиятында, я кайвакыт тел йөртүчеләре белән кулланыла. Рүсиянең һәм ССРБның рәсми документларында (паспорт) һәм рус әдәбиятында, гадәттә, беренче вариант кулланыла. XVI гасырда барлыкка килгән татар морзалары, йомышлы татарлар һәм аерым мишәр нәселләре искәрмә булып тора. Алар еш кына гади татар фамилияләреннән аерылалар, чөнки хәзерге татарларда очрамый торган исемнәрдән (Акчурин, Еникеев, Дивеев һ. б.) барлыкка килгәннәр; шулай ук рус тамырларыннан барлыкка килергә мөмкин булганнар (мәсәлән, Клейменовлар Пугачёв баш күтәрүендә катнашкан өчен шундый фамилия алганнар). Һөнәрләрдән оешкан фамилияләрдән Урманчене (урманчы) аерып күрсәтергә мөмкин. Шулай ук карагызСылтамалар
Чыганаклар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia