ТАТАР 4.0 — 2020 — татар халкының мәдәнияте, тарихы һәм фәндәге урыны турында Татар Википедиясендә яңа мәкаләләр һәм өстәмәләр булдыру буенча тематик бәйге.
Әлеге конкурс 2019 елдан беренче тапкыр үткәрелә һәм конкурсның бер номинациясе «Мин татарча сөйләшәм» акциясе кысаларында була. Татар 4.0 — 2020 тулысынча бу акция кысаларында үтәчәк.
Номинацияләр:
Номинация #1 — «Мәдәният»
Номинация #2 — «Фән»
Номинация #3 — «Тарих»
Бәйге 2020 елның 2 — 19 апрель аралыгында (эченә алып) үткәрелә.
Кагыйдәләр
- Бәйгедә бар теркәлгән катнашучылар катнаша ала (теркәлү процедурасы вакытына карамыйча).
- Һәрбер катнашучы бәйгедә фәкать бер хисап язмасыннан катнаша ала.
- Бәйгедә катнашыр өчен, аста урнашкан исемлеккә туры килгән яңа мәкаләләр язу һәм исемлектә инде булган мәкаләләргә төзәтмәләр кертү кабул ителә. Бәяләү түбәндәге критерийлар буенча алып барыла:
- Яңа мәкалә яки өстәмәләр 2020 елның 2 — 19 апрель көннәре аралыгында булдырылган.
- Яңа мәкаләдә бәйге катнашучысы тарафыннан булдырылган, күләме кимендә 2000 байт һәм минимум 150 сүз булырга тиеш.
- Керткән төзәтмәләр күләме кимендә 500 байт һәм 50 сүз булырга тиеш.
- Яңа мәкалә әһәмиятлелек мәсләгенә туры килергә тиеш.
- Мәкаләдә һәм өстәмәләрдә абруйлы чыганаклар китерелергә тиеш.
- Мәкалә һәм өстәмәләр татар телендә булырга тиеш (татар рәсми кирил яки латин әлифбасында).
- Мәкаләдә тәнкыйтьләүче калыплар — (мәсәлән, {{орисс}}, {{Нейтраль караш}}, {{Чыганаклар юк}} булмаска тиеш.
- Мәкалә гади исемлек булмаска тиеш.
- Мәкалә һәм өстәмәләр мәгълүматка ия булырга тиеш.
- Мәкалә һәм өстәмәләр Авторлык хокукларын бозмаска тиеш.
- Бәйге оештыручылары һәм казыйлары бәйгедә катнаша алмый.
- Мәкалә берьюлы берничә номинациядә катнаша алмый.
- Нәтиҗәләр билгеләнүдә бәйге катнашучылары тарафыннан булдырылган әсәрләрнең һәм төзәтмәләрнең сыйфаты һәм саны исәпкә алына. Сыйфаты дип аларның күләме һәм тиешлечә сурәтләнүе, теманың тасвирлануның тулылыгы, кертелгән материалларның абруйлы чыганакларга искәрмәләр белән дәлилләнү дәрәҗәсе, тышкы күренеше.
- «Гадел уен» мәсләген бозучы, гадел көндәшлеккә киртә салучы яки башка катнашучыларны бутаучы башка гамәлләр, аеруча мәкаләләрне бот ярдәмендә кою, булдырылган мәкаләләр, өстәмәләр яки йөкләнгән сурәтләрне исемлеккә соңа калып өстәү (бәйгенең финиш өлешендә булдырылу мизгеленнән 1 тәүлек узганчы), теләсә нинди этапта ук элек әзерләнеп куйган мәкаләләрне масс-йөкләүче катнашучылар жюри тарафыннан дисквалифицияләнә ала.
Бәйге катнашучылары
- Үз кулланучы битләренә {{Татар 4.0-2020 катнашучысы}} калыбын урнаштыра.
- Һәрбер яңа булдырылган мәкаләнең бәхәс битенә {{Татар 4.0-2020 мәкаләсе}} калыбын урнаштыра һәм кирәкле мәгълүматны тутыра.
- Яңа булдырылганнан соң, мәкалә түбәндәге тематик җәдвәлләргә кертелергә тиешле (бәйге катнашучылары үзләре эшли).
- Бәйгедә фәкать теркәлгән мәкаләләр һәм катнашучылар катнаша.
Бүләкләр фонды
Призлар фонды Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан тәкъдим ителә. Бүләкләр фондының тулаем күләме 30 мең сумны тәшкил итә.
3 номинациянең һәрберсендә 2-әр җиңүче билгеләнә – ул 5 мең сумлык премиягә һәм «Мин татарча сөйләшәм» акциясе истәлекле бүләкләрен ия була.
Нәтиҗәләр чыгару
- 1.1. Бәйге нәтиҗәләрен мәкаләләр язу һәм башкалар язган мәкаләләрне бәяләүдә бәйге тематикасы өлкәсендәге белгечләр һәм Татар Википедиясенең тәҗрибәле кулланучылары катнаша.
- 1.2 Һәр номинациядә икешәр подноминация билгеләнә: "Иң шәп мөхәррир" (Билгеләнгән мәкаләләргә иң күп сыйфатлы төзәтмәләр кертүче) һәм "Иң шәп автор" (иң күп яңа сыйфатлы мәкаләләр язучы). Ягъни бәйгедә барлыгы 6 җиңүче булачак.
- 1.3 Бер хисап язмасы бер мәртәбә генә җиңүче була ала. Әгәр ул берничә подноминациядә лидер булса, иң күп балл җыйган подноминациядә генә җиңүче була. Башкаларында аннан азрак балл җыйган хисап язмасы җиңүче була.
- 1.4. Нәтиҗәләрне чыгарганда исәпкә бәйгедә катнашучы булдырган әсәрләрнең саны һәм сыйфаты алына. Баллар кую бәйгенең бәяләү җәдвәле буенча башкарыла. Бер яңа мәкалә өчен я бер мәкаләгә кертелгән төзәтмәләр өчен 0, 0,5 яисә 1 балл җыярга мөмкин. Бер мәкалә я бер мәкаләгә кертелгән төзәтмәләр максимум 1 балл җыя ала.
- 1.4.1. Бәйгедәге һәр подноминациядә максимум баллар җыйган катнашучы җиңә. Баллар тигез булган очракта мәкаләләр күләме һәм сыйфаты билгеләнә.
- 1.4.2. Казыйлар карары шикаять ителә алмый.
- 1.5. Нәтиҗәләр басма һәм электрон ММЧ, шулай ук Татар Википедиясенең порталында чыгарылачак.
Нәтиҗәләр
Катнашучылар таныклыкларын йөкләү өчен сылтама монда булачак. Түбәндәге җиңүчеләр 5 000 сум (RUS) һәм «Мин татарча сөйләшәм» акциясе истәлекле бүләкләре белән бүләкләнәчәк.
Мәдәният – Фәрһад (Иң шәп мөхәррир) һәм Ilnur efende (Иң шәп автор).
Фән – Zlgll (Иң шәп мөхәррир) һәм Алсу.Зарифова (Иң шәп автор).
Тарих – Әмир (Иң шәп мөхәррир) һәм Шайдуллина Айсылу (Иң шәп автор)[1].
Җиңүчеләр дипломнары монда булачак.
Бәйге оештыручылары
Җаваплылыктан баш тарту
- Бәйге катнашучылары өченче тарафларның авторлык хокукларын бозу очракларында бәйге оештыручылары җаваплы була алмый.
- Бәйге катнашучылары булдырган мәкаләләренең Википедиядән бетерелмәве өчен бәйге оештыручылары җаваплы була алмый.
Төзмәне тутыру үрнәге
Хөрмәтле катнашучылар! Башкаларның сораулары тумавы һәм казыйлар эшчәнлеген җиңеләйтү өчен, яңа булдырылган мәкаләләр төзмәсен түбәндәге килеш тутыру сорала:
"Иң шәп мөхәррир" подноминациясе
"Иң шәп автор" подноминациясе
Һәр номинация темалары буенча тәкъдим ителгән мәкаләләр исемлеге
Катнашучылар, түбәндә бирелгән берәр тема сайлап, бәйгедә катнаша алачак мәкалә яза һәм өстәмәләр кертә ала.
Мәдәният
Фән
Татар галимнәре
Фән темалары
Тарих
Татар мәдрәсәләре
Татарлар яшәгән урыннар
Алтын Урданың тарихи шәһәрләре
Болгар һәм хәзәр шәһәрләре
ТАССР оештыру дәвере
Инкыйлаб һәм гражданнар сугышы
Татар тарихы язма чыганаклары
Татарстан республикасы суверенитеты
Татар дәүләтчелеге тарихы
Бәйгедә катнашучы мәкаләләр
Мәкаләне булдыргач, автор аны түбәндәге төзмәгә кертә. Бәйгедә фәкать түбәндәге таблицага кертелгән мәкаләләр катнаша. Мәкаләнең бәхәс битенә бәйгенең {{Татар 4.0-2020 мәкаләсе}} калыбын урнаштыру сорала.
Номинация 1. Мәдәният
"Иң шәп мөхәррир" подноминациясе
"Иң шәп автор" подноминациясе
Номинация 2. Фән
"Иң шәп мөхәррир" подноминациясе
"Иң шәп автор" подноминациясе
Номинация 3. Тарих
"Иң шәп мөхәррир" подноминациясе
"Иң шәп автор" подноминациясе
Өстәмә контактлар
Мөрәҗәгатьләр өчен:
Бәйге инициаторлары
Бәйге казыйлары
Бәйге кысаларында чаралар
- Бәйгедә катнашучыларның төрле сорауларына җавап бирү өчен махсус видео.
Искәрмәләр
Бәйге турында матбугатта
Шулай ук карагыз