Хуҗа Бәдигый
Бәдигы́й Хуҗа Габделбәдигъ улы (1887 елның 24 декабре, РИ, Казан губернасы, Мамадыш өязе, Югары Бөрсет — 1940 елның 17 ноябре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — тел галиме, фольклорчы, дәреслекләр авторы. Сәяси репрессия корбаны. БиографияХуҗа Бәдигы́й 1887 елның 24 декабрендә Казан губернасы, Мамадыш өязе Югары Бөрсет авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. 1899-1908 елларда "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә белем ала. 1912-1914 елларда төрледән-төрле фольклор экспедицияләре оештыра. 1917 елдан сон НКП системасында эшли башлый, НКП гыйльми коллегиясе секретаре вазифасын ала. 1918-26 елларда Татар педагогия техникумында һәм Казан мәктәпләрендә укыта, Академүзәктә эшли. 1926-1930 елларда СССР Фәннәр академиясенең Ленинград Көнчыгышны өйрәнү институтында белемен күтәрә. 1930 елдан Казан педагогия институтында эшли башлый, 1938 дән шунда профессор була. 1938 елның 11 маенда кулга алына, "Идель-Урал" контрреволюцион оешмасында катнашуда гаепләнә һәм 10 елга иректән азат булуга хөкем ителә, ләкин аны аклап калуга ирешәләр, галим 1940 елның 23 июнендә хөкемнән азат ителә. Шул ук елның 17 ноябрендә вафат була. Фәнни эшчәнлегеТатар теленең фонетик, грамматик, лексик нормаларын өйрәнә. Хезмәтләре татар әдәби теле тарихына карый. Татар фольклоры җыентыкларын төзи. Мәктәпләр һәм югары уку йортлары өчен татар теле дәреслекләре авторы. Фәнни хезмәтләре
Фәнни эшләре, сочиненияләре
ГаиләсеБер генә кызы булган ― Роза, Казан музыка училищесында, аннан соң Ленинград консерваториясендә укыган.
Искәрмәләр
Сылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia