Дәфтәре Чыңгызнамә
Дәфтәре Чыңгызнамә, шулай да Дәфтәр Чыңгызнамә, Дастане Чыңгызнамә (XVII гасырның азагы) — Алтын Урда һәм Казан ханлыгы тарихи язмаларына һәм риваятьләре нигезләнгән XVII гасырның ахырында иҗат ителгән татар әдәбияты ядкаре. ТасвирламаДин эшлеклесе, 1670-1671 елгы крестьян сугышында катнашкан Идрис-хафиз әсәрнең авторы булуы фараз[1]. Әсәр 6 кыйсса-бүлектән төзелгән[1]. Һәр бүлек Чыңгыз хан нәселе, Аксак Тимер, Гайсә улы Әмәт, Идегәй һәм башка ханнарның яшәү урыны, биләмәләре тарихын, истәлекләрен яктырта[2]. Әсәрнең соңгы өлеше «Татар елъязмасы» буларак мәгълүм[1]. Бу фразеологизмнарга, гади, шул ук вакытта тасвирлы телле әсәрне беренче булып И.Хәлфин тарафыннан өйрәнелә. 1822 елда әсәрнең җыелма текстын бастыра. Бу әсәр Казан университеты һәм 1 нче ир балалар гимназиясе шәкертләре өчен әсбап булып тора[3]. Әсәрнең иң тулы басмасы 1882 елда Ф.Җиһаншин тарафыннан нәшер ителә. Бүгенге көндә 40 тан артык күчермәсе табылган. Чыганаклар
Искәрмәләр
Шулай да карагызМоны да карагыз
|
Portal di Ensiklopedia Dunia