Әхмәт Бикчәнтәев
Әхмәт Бикчәнтәев (Әхмәт Һади улы Бикчәнтәев, 20 февраль 1911[1], Олы Мәңгәр, Олы Мәңгәр вулысы, Казан өязе, Казан губернасы, Россия империясе[1] — 12 ноябрь 1985[2] (74 яшь), Казан, РСФСР, СССР[1]) — архитектор, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1969), РСФСРның атказанган мигъмары (1970), СССР МШ премиясе иясе (1973). 1947-1981 елларда Казан төзүче-инженерлар институтында укыта, 1968-1975 елларда архитектура-планлаштыру кафедрасы мөдире, 1981 елдан профессор. СССР мигъмарлар берлегенең Татарстан бүлеге рәисе (1967-1970). Бикчәнтәев проектлары буенча Казан авиация институтының төп бинасы (В.Л.Дубровин белән берлектә, 1939) яңартып корыла, төзүче-мөһәндисләр институтының уку биналары (1967-1976), Биектау районындагы Шәпше авылы эксперименталь бистәсе (1973, Хабил Ихсанов белән берлектә) һ.б. төзелә. Искәрмәләр |
Portal di Ensiklopedia Dunia