Татар Википедиясе

Википедия Татар Википедиясе
Tatar Wikipediӓse

URL tt.wikipedia.org
Табышлы Хәйрия
Төр Челтәрле энциклопедия
Теркәлү Мәҗбүри түгел
Телләр татар теле
Эшли башлау вакыты 2003 елның 15 сентябре
Хуҗасы Викимедиа фонды
Мәкаләләр саны 502 430
Битләр саны 830 613
Үзгәртүләр саны 4 406 686
Теркәлгән кулланучылар 54 333
Актив кулланучылар 76
Идарәчеләр 6
Тирәнлек 2.3
Википедия
Википедия

Википедиянең
татар (кириллица) телендә бүлеге бар!
tt:Баш бит

Википедия
Википедия

Википедиянең
татар (латиница) телендә бүлеге бар!
tt:Baş bit


Татар Википедиясе (лат. тат. Tatar Wikipediäse) — Википедиянең татар телендәге бүлеге. Төрки телләрдәге Википедияләр арасында мәкаләләр саны буенча, төрекчә Википедиядән генә калышып икенче урында бара. 2003 елның 15 сентябрендә ачыла, һәм баштан фәкать латин әлифбасы белән эшли. Бүгенге көндә исә Татар Википедиясендә латин һәм кирилл әлифбалары тигез хокукларда кулланыла.[1] Татар телендәге бүлекнең күпчелек тарафыннан кабул ителгән исеме — «татар Википедиясе» — башка телләрдәге бүлекләре кебек үк мәкаләләр язылу телен генә белдерә, берәр этнос яки дәүләткә караганын түгел.

Статус

Татар Википедиясе (шулай ук ТатВики һәм tt.wiki) — Викимедиа фонды карамагындагы Википедия исемле интернет-энциклопедия проектының татар телендәге өлеше.
Татар Википедиясенә кирилл һәм латин имләләрендә язу мөмкин, тик бер мәкалә эчендә бу ике әлифбаны куллану рөхсәт ителми, ләкин барлык төркемнәр атамалары тик кириллча языла.

Татар Википедиясе — татар телен белүче һәм өйрәнүче волонтерлар (үзиреклеләр) көче белән үстерелә.
Кертем яки үзгәртүләр ясаучылардан, үз гамәлләрен кагыйдәләр һәм киңәш-кулланмалар буенча кылулары көтелә.

TATLAT

Татар Википедиясе җәмәгатьчелеге карары нигезендә латин әлифбасында да мәкаләләр язып була. Латин әлифбасы нигезендәге Баш бит һәм аңа багышланган проект бар.

2012 елдан Татар Википедиясе мәкаләләрен латин әлифбасында укырга теләүчеләр өчен әйләндергеч (конвертор)(үле сылтама) кулланырга мөмкин.

Бүләкләр

  • 2009 нчы елда узган «Татнет йолдызлары» бәйгесендә Татар Википедиясе «Туган тел» номинациясендә беренче урын яулый.
  • 2010 елның октябрендә узган I Халыкара «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесенең «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» номинациясендә Татар Википедиясе икенче урынны яулый.
  • 2010 елның «Татнет йолдызлары» бәйгесенең «Туган тел» номинациясендә янә Татар Википедиясе җиңә[2].
  • 2011 елда узган II Бөтендөнья «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесенең «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» номинациясендә Татар Википедиясе беренче урын яулый.
  • 2011 елда узган «Татнет йолдызлары» бәйгесенең «Фән һәм мәгариф» номинациясендә Татар Википедиясе беренче урында[3].

Статистика

300 000 мәкалә

Хәзерге вакытка Татар Википедиясендә 502 430 мәкалә бар, 6789 файл йөкләнгән. Викимедиа статистика проектының Татар Википедиясен тасвирлаган Кыскача аналитик мәгълүмат һәм тулы таблица.

Чагыштырма статистика

Татар Википедиясенең башка төрки телле Википедия бүлекләре белән чагыштырма таблица

Код
Википедия бүлеге
Ачылган елы
Мәкаләләр
Битләр
Файллар
Үзгәртүләр
Теркәлгән кулланучылар
Актив кулланучылар
1 tr Төрек 2002 627 980 3 277 838 42 682 34 668 521 1 640 217 2760 23 188.3
2 tt Татар 2003 502 430 830 613 6789 4 406 686 54 333 76 6 2.3
3 azb Көньяк Азәрбайҗан 2015 243 918 578 548 476 1 569 050 54 062 97 4 5.1
4 uz Үзбәк 2004 293 619 1 097 260 3844 5 376 475 154 587 476 15 36.7
5 kk Казакъ 2002 238 610 646 230 11 832 3 425 341 163 173 330 16 15.5
6 az Азәрбайҗан 2004 201 705 596 836 14 887 7 975 919 304 515 604 13 51.3
7 ky Кыргыз 2002 77 161 109 309 2679 500 267 42 458 92 2 0.8
8 ba Башкорт 2005 63 777 183 460 1430 1 280 112 43 367 74 4 24.6
9 cv Чуваш 2004 57 234 117 353 531 844 919 36 739 46 2 7.9
10 crh Кырым-татар 2008 28 525 55 520 0 232 635 33 164 46 2 3.8
11 sah Саха 2008 17 334 52 457 1765 413 466 26 542 43 4 32.4
12 tk Төрекмән 2004 6917 17 129 332 259 352 30 443 44 4 33
13 ug Уйгур 2012 9435 16 607 0 170 167 23 481 34 1 5.9
14 gag Гагауз 2010 2837 6941 0 70 435 15 350 34 2 21.2
15 krc Карачай-балкар 2010 2308 15 464 0 113 964 11 128 21 2 239.5
16 kaa Каракалпак 2006 8162 19 266 34 101 065 13 444 47 4 9.7
17 tyv Тыва 2013 3529 13 270 0 48 541 9964 17 1 27.9
18 alt Алтай 2021 1102 6579 0 47 358 3554 11 2 177.8


Мәкаләләр тематикасы буенча статистика

2021 елның 5 февраленә мәкаләләрнең күбесе киләсе темаларга багышланган[4]:

  • торак пунктлар — 122 488 мәкалә,
  • елгалар — 23 350 мәкалә,
  • астероидлар — 20 896 мәкалә,
  • аксымнар — 14 605 мәкалә,
  • шәхесләр — 12 201 мәкалә,
  • галактикалар — 7 838 мәкалә.
  • хронологик исемлекләр — 3 923
  • кратерлар — 2700
  • һинд дине — 1820

Кызыклы фактлар

Tatar.info проектының эмблемасы

Искәрмәләр

Шулай ук карагыз


Тышкы сылтамалар

 

Prefix: a b c d e f g h i j k l m n o p q r s t u v w x y z 0 1 2 3 4 5 6 7 8 9

Portal di Ensiklopedia Dunia