Касыйм Миршан , Касыйм (Кязим ) Миршанов (Төркиядә : Kâzım Mirşan ; 1919 елның 4 июле , Кытай , Голҗа ― 2016 елның 18 июле , Төркия , Мугла иле, Бодрум ) ― татар чыгышлы төркияле төзүче-инженер, төрки халыклар тарихын өйрәнүче, борынгы төрки тарихны популярлаштыру буенча берничә китап авторы.
Тәрҗемәи хәле
1919 елның 4 июлендә Кытайның (Көнчыгыш Төркестан) Голҗа шәһәрендә татар гаиләсендә туган. Чыгышы белән Төмәннән булган эре сәнәгатьче Миркасыйм хаҗи Миршановның оныгы. Миркасыйм хаҗи оныгын 1932 елда Голҗадан Истанбулга (Төркия) укырга җибәргән[ 1] . 1940 елда Истанбулда Босфор урта мәктәбен тәмамлагач, Югары инженерлык мәктәбенә [d] (Истанбул техник университетының [d] элгәресе) укырга кергән. 1942 елда, өченче курста укыганда, ул Германиягә киткән һәм Берлиндагы Technische Schule да укыган.
Берлинда
Касыйм Миршан Плетцензее төрмәсенә Муса Җәлил янына килеп йөри. Соңгы тапкыр 1944 елның ноябрендә төрмәгә килә, әмма татарларның август аенда җәзалап үтерелүен әйтәләр һәм, аларныкы дип, тугыз дәфтәр тапшыралар. Әлеге тугыз дәфтәрне ул 1946 елда Римдагы СССР илчелегенә тапшыра. Татарча латин графикасында язуны укучы булмау сәбәпле, дәфтәрләр Мәскәүгә җибәрелгән. Касыйм Миршан төрмәдән алып чыккан тугыз дәфтәр Подольск шәһәрендәге ябык архивта саклана. Рафаэль Мостафин Касыйм Миршан белән очрашкан[ 2] [ 3] .
Төркиядә
1946 елда Төркиягә кайткач, ул Расизм-туранчылык турындагы эш [d] (1944 елның 18 мае ― 1947 елның 31 марты) буенча шаһит сыйфатында чакыртылган. Истанбул техник университеты дип үзгәртелгән Югары инженерлык мәктәбендә ул югары гражданлык төзелешен өйрәнүне дәвам иткән һәм аны 1947 елда тәмамлаган[ 4] .
Германиядә , Швейцариядә һәм Төркиядә инженер-төзүче булып эшләгәндә, ул борынгы төрекләрне хобби сыйфатында өйрәнә башлаган.
Алман , рус , инглиз һәм төрки телләрне (татар , үзбәк , башкорт , таранҗы, уйгыр , казакъ , кыргыз , азәрбайҗан , төрек ) яхшы белүдән тыш, профессиональ тикшеренүләр өчен файдалы булган өчен итальян , латин һәм грек телләрен шактый яхшы өйрәнгән[ 5] . Миршан гомеренең күп өлешен борынгы төрки тарихын өйрәнүгә багышлаган. Язуның төркиләр тарафыннан б.э.к. 16000 елда уйлап чыгарылуы турындагы тезисны яклап, Казим Миршан Төркия тарихы шул ук елларга барып тоташа дип раслаган. Пирамидалар төзү технологиясе борынгы Мисырга төркиләргә кадәрге цивилизацияләр тарафыннан тапшырылган дигән нәтиҗә ясаган.
VIII һәм IX гасырларга караган, Орхон хәрефләре белән язылган язу
Тарихи эзләнүләре
Тарих буенча тезислар
Касыйм Миршанның Халук Таркан белән бергә яклаган диссертациясе 1930 елда Мостафа Кемаль Ататөрек инициативасы белән төзелгән кояш теле теориясен һәм Төрки тарих концепциясен [d] яклауга корылган булган. Ул төрек тарихы безнең эрага кадәр 16 000 елга барып тоташа дип раслый.
Язу төркиләр тарафыннан б.э.к. 16000 елда уйлап чыгарылган.
Көрд телендә төрек теленнән сүзләр булудан тыш, ул бу сүзләрне гарәп һәм фарсы телләренә дә күчергән.
Анатолиядә борынгы төркичә язылган кабер ташлары (эпитафияләр) табылган.
Борынгы Италиянең Римга кадәрге цивилизациясенә нигез салган этрусклар [d] төрки булган.
Этруск теле [d] борынгы төрки телгә нигезләнгән.
Бөтен Европа буйлап, Скандинавияне дә кертеп, 5000 нән артык төркичә язылган кабер ташлары (эпитафия) бар.
Бөтен дөнья әлифбаларының килеп чыгышы – Төрек әлифбасыннан .
Беренче төрек дәүләте Һуннар империясе түгел, ә Bir Oy Bil булган дигән фикердә торалар. Аннан соң At Oy Bil, Türükbil (эквиваленты: Гөктүрк) килә.
Төрек тарихының бик борынгы булырга тиешлеген Орхон язмалары исбатлый. Чөнки Орхон язмаларында кулланыла торган тел һәм тыныш билгеләре бу телнең иң алга киткән формасы дигән нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. Мондый тел формалашсын өчен ким дигәндә 3000 елга артка кайтырга кирәк. Казакъстанда , бу тезисны яклап һәм безнең эрага кадәр 600 ел белән даталанган кайбер язмалар табыла.
Бүген Кытай чикләрендә Мисырга кадәр үк төзелгән 300 метр биеклектәге пирамидалар барлыгы ачыкланды. Төркиләр шулай ук Мисырның борынгы мәдәниятенең бер өлеше булган дип раслана.
Норвегия , Швеция , Португалия һәм Франция мәгарәләрендәге язулар төрек штамплары (хәрефләр) белән укыганда мәгънә ала дип уйланыла.
Скифлар , ягъни саклар , төрки чыгышлы дип уйланыла[ 6] .
Шулай ук этрусклар, троялылар, шумерлар, хеттлар һәм фригиялеләрнең борынгы мәдәниятендә төрки цивилизация булган дигән фикер дә бар.
Япония һәм Кытай цивилизацияләренә шулай ук б.э. к. 4000 еллар тирәсендә Үзәк Азиядән Кытайга һәм Япониягә күчеп килгән төркиләр керә.
Төрекләр Анатолиягә 1071 елда түгел, ә безнең эрага кадәр 7000 елларда киләләр. Диңгез белән чолгап алынган Анатолияне даими тәэмин итеп торган төрки күчмәннәре монда тоткарланып калалар һәм төрек халкын хасил итәләрр. Угызлар Анатолиягә килеп җиткәч, бер телдә сөйләшүче күп кенә төрки төркемнәр белән очрашалар.
Б.э.к. 10 000 еллар тирәсендә уртача климат һәм бөек күлләр булган Үзәк Азиянең кибүе һәм чүлгә әйләнүе белән төрки төркемнәр күрше илләргә таралган һәм башка мәдәниятләргә йогынты ясаган дип фаразлана. Төрки багланышлар шулай ук Американың төп халкы һәм Көньяк Америка мәдәниятләре нигезендә, Беринг бугазы аша үтеп, яшәп килгән дип уйланыла.
Грециянең төрекчәгә кадәрге атамасы İç-Üy-Ök дип уйланыла. шул ук вакытта грек эпитафияләрендә бу җәмгыять Анатолиядә тимерне бик яхшы эшкәрткән дип язылган. Әмма бу җәмгыятьнең сезонлы яшәве билгеле. Бу җәмгыятьнең төркиләргә кадәр булуы мөмкин дигән фикер әйтелгән.
Касыйм Миршан Мисыр-Синай пирамидаларындагы язулардан төрки язу эзләре тапкан.
Византиялеләр төрки теленең элгәресен кулланганнар.
Бодрум зиратындагы кабере
Тарихи аргументларына карашлар
Миршанның тезислары гадәттә фәнни дөньяда кабул ителми, академик карьера белән шөгыльләнүче кайбер тарихчылар тарафыннан тәнкыйтькә дучар булган[ 7] .
Библиография
Төрек телендә хезмәтләр
1966: Türk Metriği
1970: ProtoTürkçe Yazıtlar
1978: Altı Yarıq Tigin (182)
1983: ProtoTürkçeden Bugünkü Kürtçeye
1983: Urgun-Selene Yazıtları için Kabul Olunan Tarih Tespitlerinin Yeniden Gözden Geçirilmesi
1985: Anadolu Prototürkleri
1990: Prototürk Bilginlerine Göre Astrofizik
1991: Bolbollar
1993: ProtoTürkçe Yazıtlar Hakkında Konferans
1993: Yazı İşretleri
1993: Alfabetik Yazı Başlangıcı ve Glozel Yazıtları
1994: Alfabetik Yazı Başlangıcı
1992: Tatarcanın Türk Alfabesi İle Yazılması (12)
1995: Side Bitigtaşları
1995: ÖzTürkçe "-sal" eki
1996: Preportekiz Bitigtaşları
1996: Barış Yolunda Eğitim
1997: Bugünkü Avrupa Dillerinde ProtoTürkçe İzleri
1996: Fiillerin İsim Ve Mastar Halleri İle Sıfat-Fiil ve Zarf-Fiil Alanlarında Bugünkü Avrupa Dillerinde Etrüskçe İzleri
1998: Dinlerin Gelişimi, Erken Türk Dininden Doğan Dinler, Side, Pre-portegiz, Glozel, Pre-Mısır, Etrüsk, Protpgrek ve Hinduizm, Tevrat, İncil, İslam
1998: Etrüskler, Tarihleri, Yazıları ve Dilleri
1999: Türk Takvimi
1999: Erken Türk Devletleri ve Türük Bil
2000: Sölgentaş Mağarası
2000: Bilge Atun Uquq: Türük Bilge Qağan Nine Bitig
2000: Moğulstandaki Kısa Yazıtlar
2000: Hiyeroglifler
2000: Avrupa, Sibir ve Orta Asyadaki En Eski Yazıtlara Dayanılarak Deşifre Edilen Pra-Mısır Hiyeroglifleri
2001: Makaleler
2003: Erken Türklerin Skandinavya Yazıtları
Инглизчә хезмәтләр
1986: Univerzum bir çerçeve gibi Statik bir sistemidir?
1992: Anadoludan Piktogrammlar, Petroglifler, ISUB-ÖG ve UW-ON yazıtları
1992: Prototürk Bilginlere göre Kozmik invariansların Manipülasyonu
1996: Fiillerin İsim ve Mastar Halleri ile Sıfat-Fiil ve Zarf-Fiil alanlarında Bugünkü Avrupa Dillerinde Etrüskçe İzleri
2000: Avrupa, Sibir ve Orta Asyadaki En Eski Yazıtlara Dayanılarak Deşifre Edilen Pra-Mısır eserleri
2002: Eski Türk Bilginlerine göre Fizik ve Astrofizik Bilimi [The Science of Physics and Astrophysics According Old Tukish Scholars]
2003: Erken Türklerin Skandinavya Yazıtları
2003: Erken Türklerin Anadolu Yazıtları
Алманча хезмәтләр
1968: Hiperstatik Sistemlerin Eşdeğer Yükler ile Hesabı
1973: Proto-Grekçe Yazıtların Deşifre Edilmesi
1993: Alfabetik Yazı Başlangıcı ve Glozel Yazıtları
1993: ProtoTürkçe Gramer
1996: Pro-Portekiz Yazıtları
1996: Türlü Dillerde Proto-Türkçe İzleri
1997: Etrüsk Yazıtları
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар